Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәчеттәге онытылмас очрашу (+фото)

Дини-тәрбияви белем бирү максатыннан, Балтач урта мәктәбенең озынайтылган көн тәрбиячесе Гөлназ Зәйнуллина 1 в сыйныф укучылары белән үзәк мәчетенә сәяхәт ясадылар.

Аның барышында укучылар татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре турында әңгәмә кордылар, мәчетнең эчке бизәлешен игътибар белән күзәттеләр. Мәчеттә Рамил һәм Марат хәзрәтләр белән очраштылар. Алар белән әңгәмә вакытында укучылар ни сәбәбле мәчеткә кергәндә аяк киемен салырга кирәклеген, намазга килгәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм башка бик күп сорауларга җавап таптылар. Кызларның уку залын күзәттеләр, мәчеткә йөреп укучыларның китап-дәфтәрләре белән таныштылар. Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте. Хәзрәтләр мөселманнарның өстәл янында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында бик матур киңәшләрен бирделәр. Сәяхәт бик күңелле һәм мавыктыргыч булды. Балалар тагын килергә сүз бирделәр.

Гөлназ Зәйнуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев