Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәдрәсәле булдык

Мәүлид аеның беренче көнендә мәчетебездә зур бәйрәм булды: өр-яңа мәдрәсә ачылды.

Соңгы елларда мәчетебездә төзелеш-ремонт эшләренең бетеп торганы юк. Инде дүрт мәртәбә өстәмә янкорма эшләнгән иде. 8 гә 20 метрлы мәдрәсә янкормасы – бишенчесе һәм иң зурысы.

Төзелеш 2018 елда башланган иде. Авыл халкы, читтә яшәүче якташларыбыз, игелекле иганәчеләр ярдәме, мәчеткә йөрүче алтын куллы егетләребез хезмәте белән, шөкер, мәдрәсәбез бик матур килеп чыкты. Безнең шатлыгыбызны уртаклашырга килгән башкала кунакларына, районыбыз имамнарына да бик ошады ул. Моңа кадәр дә авылыбызда соңгы елларда дини белем алучылар, алырга теләүчеләр күп иде. Инде мондый мөмкинлекләр булгач, бу сафлар тагын да артыр дип ышанасы килә.

Мәдрәсә төзелешенә хәләл маллары, хәләл хезмәтләре кергән һәркемгә, мәдрәсә ачылу уңаеннан үткәрелгән чарага күчтәнәчләр белән килүчеләргә, мул сыйлы табын әзерләп, кунак итүче апаларыбызга да Аллаһының чиксез рәхмәтләре булсын!

Алмаз Хөсәенов,

Норма мәчете имам-хатыйбы

Илшат Хөсәенов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдрәсә