Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөфти кулыннан диплом

18нче апрель көнне район үзәк мәчетендә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте баш мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз катнашында «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе»нең кичке бүлегендә дини белем алган III чыгарылыш төркеме шәкертләренә диплом тапшыру тантанасы булды.

Ул көнне районыбыз мөхтәсибәте ТР мөфтие Илдус Фәизне, Президент аппараты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы Марат Гатинны, Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вакыйф Зәкиев-ны кабул итте. Мөхтәрәм кунаклар иң элек Салавыч урта мәктәбендә булып, әхлак укытучысы Гүзәлия Закирҗанова биргән ачык дәрес карадылар, аннары үзәк мәчеткә кайтып, өйлә намазы укыдылар. Шуннан соң «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе»нең Балтач кичке бүлегендә белем алган 22 шәкертне тәбрикләү тантанасы башланды. Иң беренче булып аларны «Әссәлам» мәдрәсәсенә йөрүче берсеннән-берсе кечкенә мәктәпкәчә яшьтәге балалар сәламләде, аннан соң сүз Җәлил, Рамил хәзрәтләргә бирелде. ТР мөфтие Илдус Фәиз исә үз чыгышында Балтач районына кылган сәфәрләреннән һәрчак канәгать калуын, район җирлегендә дингә мөнәсәбәтнең уңай булуын ассызыклап үтте. «Алдагы чыгарылышларда кулларына диплом алган шәкертләренең күпчелеге үзләре мөгаллимлек юлына басып, авыллардагы мәчет-мәдрәсәләрдә белем бирүләре үрнәк итеп күрсәтердәй гамәл», дип атады.
Ә Марат Гатин белән Вакыйф Зәкиев республика һәм район күләмендәге социаль-дини мәсьәләләргә кагылышлы фикер-тәкъдимнәрен ирештерделәр. Шушы мизгелләрдән соң шәкертләргә диплом тапшырылды.
Дөньяви һәм һөнәри белемнәре өстенә дини белем дә алып, алар менә дин белгече һәм имам-хатыйб дигән исемнәр алдылар. Мәдрәсәдә 2007нче елдан башлап барлыгы 163 шәкерт белем ала, бүгенге көндә кулларына белгечлек буенча диплом алган 74 укучының 48е үз авыл мәхәлләләрендә белем бирүләре - эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген һәм уңышын күрсәтә. Шушы тантанада дипломлы булган 22 шәкерт тә үз белемнәрен җәмгыятькә файда китерүдә куллансыннар иде дигән теләктә калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250