Мигъраҗ кичәсе
Аллаһ шушы вакыйга белән пәйгамбәребезне юатырга, аңа көч бирергә теләде.
«Аятьләребездән кайберләрен күрсәтик дип, бер төн эчендә Үзенең колын (Мөхәммәтне) аңа Харам мәчетеннән алып, тирә-юне бәрәкәтле иткән Әкса мәчетенә күчерүче (Аллаһ) түбән сыйфатлардан пакътер...» (әл-Исра сүрәсе: 10).
Әл-Исра сүрәсенең беренче аятьләре менә шушы сүзләр белән башланып китә. Аллаһ шушы вакыйга белән пәйгамбәребезне юатырга, аңа көч бирергә теләде. Мөхәммәт пәйгамбәрнең 10 елында, аның яраткан абыйсы Әбү Талиб вафат булды. Әбү Талиб пәйгамбәребез белән Кураиш кабиләсе арасында бер киртә булып торды. Ул пәйгамбәребезне кураишларның явызлыгыннан саклады, шул сәбәпле пәйгамбәр үзенең чакыру эшен башкара алды.
Озак та үтми, абыйсы артыннан аның иң яраткан кешесе, хатыны Хәдиҗә дә вафат була. Хәдиҗә пәйгамбәребезгә Аллаһның бер зур рәхмәте һәм бүләге булды. Ул иң авыр чакларда пәйгамбәребез белән бергә иде, аңа рухи көч биреп торды, аны сабырлыкка чакырды, күңел төшенкелегенә бирешмәскә өндәде. Шулай ук аны Алаһның рәсүле дип беренче танучы да аның хатыны Хәдиҗә булды. Пәйгамбәребез Хәдиҗә хакында шундый сүзләр әйтеп калдырды: «Башкалар каршы килгәндә ул иң беренче булып иман китерде, башкалар мине ялганчы дигәндә, ул миңа ышанды, башкалар миннән борылганда, ул үзенең булганы белән бүлеште һәм башка хатыннарымнан минем балаларым булмаганда, Аллаһ аннан миңа балалар бирде».
Кайгы артыннан кайгы килү сәбәпле пәйгамбәребезнең йөрәге сыкрады һәм зур кайгы кичерде. Шуларга өстәп, Әбү Талибның вафатыннан соң, кәферләрнең һөҗүмнәре һәм явызлыклары тагын да көчәйде һәм Мәккәдә исламга чакыру инде мөмкин булмый башлады. Гомумән, мөселманнарның хәле дә авырайды һәм пәйгамбәребез аларга Хәбәшә иленә, андагы патша гадел дип (Эфиопиягә) күчәргә әмер итте. Шушы авырлыклар, югалтулар сәбәпле бу ел «кайгы елы» дип аталды.
Исра (кичке сәфәр)
Аллаһ пәйгамбәребезне шушы авырлыклар белән сынаса да, Ул аны Үз ярдәменнән калдырмады. Аллаһ Үзенең пәйгамбәренә күңелен юатучы, өмет һәм көч бирүче бер могҗиза күрсәтте. Аллаһ аны Мәккәдән Кудс (Иерусалим) шәһәрендәге әл-Әкса мәчетенә күчерде. Шунда ул башка пәйгамбәрләргә имам торып намаз укыды, ә аннан Аллаһ аны җиденче кат күккә күтәрде. Болар барысы да бер төн эчендә булды.
Бу хәл болай булды. Пәйгамбәребез төнлә Кәгъбәгә сөялеп утырганда, ул үзенең янында Җибриил фәрештәне күрә. Аның белән бергә ишәккә охшаган, ак төстәге Бурак исемле хайван да була. Шушы хайванга утыртып Җибриил аны әл-Әкса мәчетенә китерә һәм шунда ул пәйгамбәрләр белән намаз укый. Намаз укыгач Җибриил аңа сайларга хәмер һәм сөт тәкъдим итә. Пәйгамбәребез сөтне сайлады, һәм шунда Җибриил: «Син пакълыкны сайладың», — диде.
Мигъраҗ (Күккә күтәрелү)
Соңынан алар икесе күкләргә күтәреләләр. Һәрбер күккә күтәрелгән саен, ул пәйгамбәрләр белән очраша һәм алар аны сәламлиләр. Җиденче күккә җиткәч, Җибриил аңа: «Миңа бүтән бару тыела, һәм мин монда калырмын», — диде. Шуннан соң Аллаһ Пәйгамбәребезне Үз хозурына якынайта һәм Мөһәммәт (с. г. в.) Раббысы белән сөйләшә. Ул Раббысыннан өммәтен коткаручы бер гамәл сорый, Раббысы аңа 50 вакыт намаз әмер итә. Пәйгамбәребез моңа шатланып Раббысы хозурыннан төшкәндә Муса пәйгәмбәрне очрата һәм Муса аңа: «Бу бик зур йөк, синең өммәтең моны күтәрә алмас, бар Аллаһ хозурына кире кайт һәм киметүен сора», — дип киңәш бирде. Нәтиҗәдә намазларның саны 5кә кала. Мигъраҗда булганда Пәйгамбәргә җәннәт белән җәһәннәм һәм башка күп төрле галәмәтләр һәм серләр күрсәтелде.
Кайтуы
Аллаһ Үзенең рәсүленә төрле галәмәтләр һәм серләрне күрсәткәннән соң, аны кире әл-Әкса мәчетенә төшерә һәм Мәккәгә утырган урынына кайтарып куя. Иртүк пәйгамбәр төнлә булган вакыйгаларны исенә төшереп, уйларга батып утырганда, аны узып баручы Әбү Җәһел күреп ала һәм түбәнсетү белән: «Сиңа берәр ни булмагандар бит», — дип сорау бирә.
Пәйгамбәребез аңа төнлә булган вакыйгаларны сөйләп бирә. Бер кызык ясарга теләп, Әбү Җәһел бу хәбәрне бөтен Мәккәгә тарата. Халык пәйгамбәр янына җыелып, бу хәлләр хакында яңадан сораштыралар, ул аларга бөтен күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Шуннан алар: «Син нинди ахмак сүзләр сөйлисең! Без Иерусалимга бер ай барабыз, бер ай кайтабыз, ә син төннең бер өлешендә шуна барып, әле тагын Аллаһ хозурына менеп төшүең хакынды әйтәсеңме?», — диделәр. Сүзең хак булса безгә шәһәрне сыйфатлап бир«, — дип сорадылар. Әлбәттә пәйгамбәр төнлә белән шәһәр белән танышып йөри алмады, әмма Аллаһ аны авыр хәлдә калдырмады. Аллаһ аның күз алдына шәһәр манзараларын киреде, һәм пәйгамбәр аларга шәһәрне сыйфатларга тотынды. Кәферләр бу җавапка каршы бер ни дә әйтә алмадылар, чөнки аның сөйләгәне, аларның күргәннәре белән туры килә иде.
Шулай ук пәйгамбәр аларга Мәккәгә кайтып баручы кәрван хакында, беренче нинди дөя бара һәм алар кайчан кайтып җитәчәкләре хакында да хәбәр итте. Аның барлык әйткәннәре дөреслеккә туры килсә дә, Мөхәммәтнең алдый алмаганын белсәләр дә, кәферләр барыбер иман китермәделәр, тәкәбберләнделәр. Аллаһ Коръәндә бу хакта әйтә: «Алар сине ялганчы дип әйтмиләр, әмма ул явызлар Аллаһның аятьләрен инкяр итәләр». (әл-Әнгам сүрәсе: 33). Әмма пәйгамбәрнең якын дусты Әбү Бәкергә: «Мөхәммәтнең бу сөйләгәннәренә ышанасыңмы?», — дип сорау бирелгәч, ул: «Валлаһи мин моннан да зуррак нәрсәгә, мин аңа бер мизгел эчендә күктән хәбәр килгәненә ышанам», —диде. Шунан соң Әбү Бәкергә: әс-Сыйддикъ (хак сүзе раслаучы) дигән кушамат бирделәр.
Дәресләр
Бу вакыйгадан без-гә күп гыйбрәтләр һәм дәресләр алырга мөмкин. Шулардан, Пәй-гамбәребезнең хәмерне калдырып сөтне сайлап алуы. Бу вакытта хәмер әле тыелмаган иде. Әмма аның сөтне сайлавы, аның күңеленең сафлыкка һәм пакълыкка омтылганын күрәбез.
Икенчедән, без бу вакыйгадан Иерусалим шәһәрендәге әл-Әкса мәчетенең мөселманнар өчен изге һәм кадерле урын икәнен күрәбез. Пәйгабәребезнең бу мәчеткә күчерелеп шунда намаз укуы һәм шуннан күккә ашуы юкка гына түгел. Пәйгамбәребезнең хәдисендә килгәнчә: «Әл-Әкса мәчетендә укылган намаз, башка мәчеләрдә укылган намаздан биш йөз такырга өстенрәктер».
Әмма бу вакыйгадан ала торган иң зур дәрес, ул намазның әмер ителүе. Башка әмерләр, фарызлар пәйгамбәребезгә Җибриил фәрештә аркылы китерелде. Ә инде намазны бирү өчен Аллаһ пәйгамбәребезне җиденче күккә күтәрде, аңа намазны өммәтен коткаручы иң мөһим гамәл буларак, бүләк итеп бирде. Әйе, намаз ул безгә Аллаһның бүләге һәм без аны бүләк итеп кабул итәргә тиешлебез. Кем бу бүләкне кабул итеп алса, Аллаһ тагын да зуррак бүләген Үзенең ризалыгын, ярлыкавын бирәчәк һәм тагын да зуррак нәрсәне — җәннәтен бүләк итәчәк.
Бу бүләккә ия булучы — бәхеткә ия булучы. Намаз ул мөэминнең мигъраҗы. Кем Аллаһның китабын, Коръәнне укыса, Аллаһ аның белән сөйләшкән булыр, ә кем намаз укыса, ул Аллаһ белән сөйләшкән булыр. Намаз безнең динебездә иң олы гыйбәдәт булып санала. Намазда кеше — Раббысына буйсынучы кеше. Намаз укучы үзенең Раббысы белән даими элемтәдә тора, Аны һәр вакыт истә тота. Шулай ук намазның бер зур көче бар — ул кеше бозык һәм явыз эшләрдән ерак тота. Аллаһ әйтә: «Дөреслектә намаз кешене бозык һәм фәхеш эшләрдә тыядыр». (әл-Ганкәбүт сүрәсе: 45).
Мөхтәрам кардәшләр! Аллаһ Коръәндә безгә: «Мине искә алыгыз, Мин дә сезне искә алырмын, Миңа шөкерле булыгыз һәм көферлек кылып карышмагыз», — дип әмер итә. Намаз уку — ул Аллаһны искә алу да һәм Аңа шөкерле булу да. Раббыбызга карышып без бернигә дә ирешә алмабыз. Дөнья байлыгы бетәчәк, әмма безнең иманыбыз, укыган намазларыбыз, кылган изгелекләребез безнең белән калачак. Менә болар чын байлык.
Марат Сәйфетдинов,
Балтач Үзәк мәчете
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев