Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Минем укыган намазларым кабул булырмы икән?

Берәр эш белән шөгыльләнгән вакытта Коръән тыңларга рөхсәт ителәме?

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

Аллаһның рәхмәте белән намазга бастым. Намазны яулык бәйләп, гаүрәтләрне каплап укысам да, башка вакытта, эштә, урамда әлегә яулык бәйләмим. Минем укыган намазларым кабул булырмы икән? 

— Әйе. Әле күптән түгел намаз укулар турында сөйләшми дә идек, бүген инде Аллаһның рәхмәте белән күпләр намазга басты. Намаз үтәлде икән, Аллаһы Тәгалә икенчесен дә насыйп итәр. Шуның өчен, намазны вакытында укырга тырышырга кирәк. Аллаһы Тәгаләдән, калган тиешле гамәлләрне үтәүдә ярдәмен сорап, ихлас күңелдән догаларыбызны кылып ялварсак, иншаллаһ, Ул ярдәменнән ташламас.

— Берәр эш белән шөгыльләнгән вакытта Коръән тыңларга рөхсәт ителәме? Телефоннан тыңлаган вакытта ятып торсаң ярыймы? Бу Коръәнгә хөрмәтсезлек күрсәтү булмыймы? 

— Аллаһы Тәгалә Коръән укыганда, аны тыңларга кушты. Бу очракта тыңлау дигән сүз, Коръән укыганда сөйләшергә ярамый, дигәнне аңлата. Әгәр дә кешенең башкара торган эше Коръәнне хөрмәтсезләүгә һәм Коръәнгә игътибарсызлыкка китермәсә, бу очракта хөрмәт һәм игътибар белән тыңлый ала икән, эшләгән яисә яткан, йоклаган вакытта Коръәнне тыңлау рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев