Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Минем янда берәү ач булганда, мин ашап утырырга оялам”

Юмартлык тәрбияләп кенә була торган сыйфат түгел. – Яки бар ул кешедә, яки юк...

Гомәр бине Гобәйдулла үзенең юмартлыгы белән танылган була. Бервакыт өеннән чыгып, бакчасы яныннан узганда бер малайны күреп ала. Бу малай бакча диварына терәлеп утырган да икмәк ашый икән. Бераздан аның янына бер эт килгән. Малай аны да икмәк белән сыйлый башлаган: икмәкне бер үзе каба, бер эткә сындырып бирә икән. Бу хәлне күзәтеп торган Гомәр бине Гобәйдулла бу малайдан: «Бу синең этеңме?» – дип сораган. Малай аңа: «Юк», – дип җавап кайтарган. «Алайса, нигә аны ашатасың?» – дип сораган Гомәр.

«Минем янда берәү ач булганда, мин ашап утырырга оялам», – дип җавап кайтарган аңа малай. Гомәр бине Гобәйдуллага аның җавабы ошаган һәм ул янәдән бу малайга сорау биргән: «Син колмы? Синең хуҗаң кем?»  «Мин бу бакча хуҗасының колы», – дип җавап кайтарган малай. Гомәр бине Гобәйдулла беразга югалып торган. Азрак вакыт үткәч, ул бу малай янына килеп, сөенечле хәбәр җиткергән: «Аллаһының рәхмәте белән син шушы вакыттан ирекле, шатлана аласың. Бу бакча да хәзер синеке».

Малай шатланып: «Син шаһит бул! Бу бакчаның барлык җиләк-җимешләрен мин шәһәребезнең мохтаҗларына һәм ярлыларга бирәчәкмен». Гомәр моңа бик гаҗәпләнгән һәм болай дигән: «Гаҗәп. Син үзең дә ярлы һәм барыннан да элек ул җимешләргә син үзең мохтаҗсың». Малай исә аңа туры итеп: «Аллаһым каршында миңа оят. Ул миңа, юмартлык кылып, шундый нигъмәт белән бүләкләде. Мин әле тагын саранланып торыйммы?!» – дип җавап кайтарган.


«Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юмартлык