Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Минтимер Шәймиев: Аңнан динне чыгарып атарга теләсәләр дә, әкренләп аякка басабыз

«Хәзерге чор телебезне, динебезне аякка бастыру чоры, ансыз рухи байлык була алмый. Ислам дине белән шөгыльләнмәгән булсак, зур гөнаһ алыр идек. Безгә бердәмлек кирәк!» - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ислам динен үстерү әһәмияте турында фикерләрен җиткерде. «Ничек кенә авыр чорлар булмасын, ничек кенә аңнан динне чыгарып атарга теләсәләр дә, әкренләп аякка басабыз, берләшәбез», — диде ул «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында.

Минтимер Шәймиев әйтүенчә, бүген бер-беребезне аңлашу бәһасе зур. «Дин югалган, атеистик тормышны кичердек. Җәмгыятьнең шундый булуы зур сынау булды. Ата-аналарыбызга да туры килде. Җаныбыз, тәнебез белән тырышып йөрүебез нәтиҗәләре үзен күрсәтә башлады. Бу безгә көч бирә, үзебезгә ышанычны арттыра», — диде ул.

Дәүләт Киңәшчесе моны борылыш еллары дип атады һәм дин әһелләренә рәхмәтен әйтте.

«Үзара аңлашу булса, күп нәрсә эшләп була. Хәзерге чор телебезне, динебезне аякка бастыру чоры, ансыз рухи байлык була алмый. Ислам дине белән шөгыльләнмәгән булсак, зур гөнаһ алыр идек. Безгә бердәмлек кирәк! Безгә ханәфи мәзһәбкә юнәлешебезне тирәнәйтергә тиешбез. Нинди генә язмышлы, динен югалткан халык юк. Бу мәзһәбне ныклап файдаланып эш итәргә кирәк», — дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Тулырак: ТИ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минтимер шәймиев