Мөхәммәт пәйгамбәр иң бөек кеше
Әгәр дә гадел кеше Пәйгамбәребезнең тормышын, аның әхлакый сыйфатларын, ирешкән уңышларын өйрәнсә, ул аны дөрестән дә, дөнья тарихында иң бөек кеше, дип таныячак.
Инҗилдә Гыйсә әйтә: “Яхшы агач яхшы җимешләр китерә, ә начар агач начар җимешләр китерә. Һәм сез аларны җимешләренә карап белерсез”. Бу кешегә элек тә, хәзер дә һәм киләчәктә дә берәү дә тиң булмады һәм булмаста. Аллаһ Коръәндә Пәйгамбәребез хакында әйтә: “Без сине бөтен галәмнәргә мәрхәмәтлек алып килү өчен җибәрдек” (әл-Әнбия: 107). Дөрестән дә шулай. Мөхәммәтне (аңа Аллаһның сәламе булсын) Аллаһ пәйгамбәр итеп сайлаган вакытта, гарәпләр бозыклыкта һәм явызлыкта чиктән ашканнар иде. Гарәп кабиләләре берберсен талап көн күрделәр, кыз балаларын тереләй күмәләр иде. Фәкыйрьләрнең, хатыннарның бернинди дә хокуклары булмады, зина, хәмер эчү, потларга табыну, уку-язуны белмәү аларда гади күренешләр иде. Аллаһның рәсүле Мөхәммәт, (аңа Аллаһның сәламе булсын) бу проблемаларның барысын да тамырыннан кисеп, яңа, гадел, әхлакый җәмгыять төзеде, бозык гарәпләрнең күңелләрен үзгәртеп, аларны Ислам белән тәрбияләде, берләштерде һәм алардан көчле җәмгыять төзеде. Әлбәттә аның эше бер дә җиңел булмады, ул үзенең бу эшендә бик күп каршылыклар күрде. Ләкин сабыр итте, авыр булса да эшен дәвам итте һәм Аллаһның ярдәме белән ул дөньяда бер генә бөек кеше дә ирешә алмаган уңышларга иреште. Ул вафат булганнан соң да, аның дине дөнья буйлап зур тизлек белән таралды. Хәтта зур, көчле Рум һәм Фарсы империяләредә бу көчкә каршы тора алмадылар.
Минем кулыма “Жизнь Магомета” исемле бер китап эләкте. Бу китап күптәнге, революциягә кадәр ук басылган. Авторы чит ил галиме В. Ирвинг, Казанда басылган. Бу китапның ахырларында шулай дип әйтелә: “Мөхәммәт бу пәйгамбәрлек эшенннән үзенә берәр дөньяви файда ала алдымы соң? Әллә ул бу эшчәнлеге белән байлык теләдеме? Алаһ дисәк ул бит инде бай һәм сәүдәгәр Хәдичә исемле хатынга өйләнү белән зур байлыкка ия булды. Әллә ул иң дәрәҗәле, мәшһүр кеше булырга теләдеме? Ләкин ул туган шәһәрендә болай да югары нәселдән, күркәм әхлагы һәм амәнатле булуы сәбәпле дәрәҗәле һәм мәшһүр кеше иде. Әллә ул хаким булырга теләдеме?Ләкин Кәгъбәне саклау аның гаиләсе өстендә иде, шуның белән алар хакимияткә ия иделәр. Киресенчә, ул үзенең яңа дингә чакыруы белән, ул инде ия булган бу өстенлекләрне тамырдан чабып атты һәм халкының ачуына дучар булды.Әгәр дә ул кешеләрне алдарга теләсә ул шуның кадәр еллар үзенә зыян китереп, бу эше белән шөгыльләнер идеме”? Юк, киресенчә аның бу эшчәнлеге яшерен рәвештә башланды. Аның бу эшчәнлеге аңа бернинди дә матди байлыклар китермәде. Аннан көлделәр, яла яктылар, дошманлык күрсәттеләр, хәтта ул һәм аның иярченнәре чит җиргә күченеп китәргә мәҗбүр дә булдылар. Бу дөрестән дә шулай. Автор монда хак һәм дөресен әйтте. Ул аның ялганчы булуын кире кага. Ләкин соңыннан ул Мөхәммәтне (аңа Аллаһның сәламе булсын) пәйгамбәр буларак танырга теләмәү сәбәпле шулай дип әйтә: “Мөхәммәтнең бу эшчәнлегенең эгоистик һәм матди сәбәпләр булмау сәбәпле без моңа башка аңлатма бирергә мәҗбүрбез”. Кыскасы, китапның авторы Пәйгамбәребезне күп уйлану сәбәпле янәсе ул үзенең уйларын Аллаһтан килә, дип белеп, үз-үзен алдау белән шөгыльләнгән. Һәм шулай ук автор Пәйгамбәребезне, столбняк яки эпилепсия авырулары сәбәпле, припадкларга еш киткән һәм шул вакытта ул үзен Аллаһ белән сөйләшәм, дип аңлаган, шул вакытта аңа ниндидер сүзләр килгән һәм ул аларны Аллаһтан, дип кешеләргә сөйләгән. Шикләнүчеләргә шуны әйтәсем килә, сез Коръәнне ачып укып карагыз һәм сорау бирегез: припадкага киткән вакытта аңа мондый сүзләр килә аламы? Хәзерге социологларның әйтүенчә, 23 ел эчендә ул, кешелекнең прогрессына таба шуның кадәр зур юл узды, хәтта кешеләр берничә гасыр эчендә дә бу юлны үтә алмадылар. Үз-үзен алдап йөрүче кеше мондый зур һәм бөек уңышларга ирешә аламы? Күп кенә мәшһүр кешеләр Пәйгамбәребезнең тормышын, ирешкән уңышлары, әхлагы белән танышканнан соң, аның белән сокланмый булдыра алмадылар.
Әйдәгез, Европаның кайбер мәшһүр затларына сүз бирик, алар Пәйгамбәребез хакында ни әйтәләр икән: “Мин синең замандашың булырга телим, әй Мөхәммәт! Кешелек бер тапкыр бу сайланган кешене күрде һәм бүтән андыйларны индекүрмәс. Зур хөрмәт белән синең каршыңда баш иям” (Отто Бисмарк (1815-1898). Германия империясенең рейхканцлеры).
“Ул пәйгамбәр, ә шагыйрь түгелдер. Ул безгә Коръәнне Аллаһ кануны буларак алып килде, ә кеше тарафыннан язылып мәгълүматны арттыру өчен түгел” (Иоган Гете (1749-1832), немец шагыйре).
“Бу кеше өстенән төрле ялган сүзләр сөйләвебез үзебезгә үк хурлык булып кайтадыр”(Томас Карлайл (1795-1881), Англия тарихчысы һәм философы).
“Мөхәммәт пәйгамбәр - ул бөек хөкем итүче. Ул җәмгыятьне хаклыкта бергә туплады.Инде мактауга лаек булу өчен бу җитәдер. Ул кешеләрне кан коюдан коткарып, алар арасына тынычлык урнаштырды. Ул аларга рухи бөеклеккә юл ачты. Мондый кеше хөрмәткә лаеклы”(Лев Толстой (1828-1910), рус язучысы).
“Әгәр дә Мөхәммәт кебек кешегә хәзерге дөнья белән идарә итәргә язган булса, ул күп проблемаларны хәл итеп бу дөньяга бик кирәк булган тынычлыкны һәм бәхетне алып килер иде. Мин аның тормышын өйрәндем һәм бу кешене мин Кешелек дөньясын коткаручы дияр идем. Әгәр дә Англия һәм Европада яңа дин өстен була алса, ул әлбәттә Ислам булачак”Бернард Шоу (1856-1950) Англия драматургы).
“Ул үзенең тормышын хәтәр астына куеп, бер Аллаһка чакыра башлады. Аны кешелек тарихында бөек кешеләр рәтенә генә кертү гадел булмас иде. Без аның пәйгамбәрлеген һәм күк тарафыннан җибәрелмеш икәнен танырга тиешлебез” (Карл Маркс (1818-1883), фәнни коммунизмга нигез салучы).
“Лидерлар өч функцияне башкарырга тиешләр: үз астындагылырның матур яшәвен һәм алга китешен тәэмин итү, кешеләр үзләрен тыныч хис итү өчен иҗтимагый тәртипне тәэмин итү, һәм кешеләрне бер фикердә туплау. Бәлки шушы өч функцияне дә берьюлы тормышка ашыручы һәмбөтен заманаларның башлыгы Мөхәммәттер”(Җюл Массерман, американ психоаналитигы һәм Чикаго университетының профессоры).
“Минем китабымда дөньяның иң мәшһүр кешеләре арасында Мөхәммәтнең иң беренче урында торуы берәүләрне гаҗәпләндерер, кайберләрнең ризасызлыгын булдырыр. Шулай да ул дини һәм дөньяви өлкәләрдә иң зур уңышларга ирешкән бердәнбер шәхес. Мөхәммәт гади халык арасыннан чыгып, дөньякүләм бөек диннәрнең берсенә нигез салучы һәм искиткеч уңышларга ирешүче сәяси лидер булды”(Майкл Харт, американ тарихчысы, математигы, язучысы “100 бөек кеше” китабының авторы). Теләгән кеше бу китапны интернеттан табып укый ала. Китапның русча исеме: “100 великих людей” (кыскартсагыз М. Хартның әйткәнен алмагыз)
Ләкин пәйгамбәребезне сүгүче, аннан көлүче, аңа яла ягучы наданнар да аз түгелдер. Әмма аның хакында нинди генә бозык сүз сөйләмәсеннәр, алар Пәйгамбәребезнең дәрәҗәсен төшерә алмаслар, чөнки аның дәрәҗәсен Аллаһ үзе күтәрә һәм аңа иярүчеләр көн саен арта. Без мөселманнар ниндидер сәясәтчегә түгел, ә дөнья тарихында иң бөек кешегә иярәбез. Бу кеше караңгылыкта яшәгән үз халкын яктылыкка чыгарды, алдыңгы халыклардан кылды. Әгәр безнең халкыбыз да бу шәхес, Аллаһның илчесе артыннан иярсә, алдынгы халыклардын булачакбыз.
Марат Сәйфетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев