Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәккә шәһәренә барып Хаҗ гыйбәде кылырга Аллаһы Тәгалә насыйп итте

Әгүзү билләһи минәш-шайтанир-раахим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Газиз дин кардәшләрем, әссәләмммүгәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһ. Әлхәмдүлиллаһи. Бу елда миңа үзебезнең Балтач районы мөселман кардәшләребез белән Мәккә шәһәренә барып Хаҗ гыйбәде кылырга Аллаһы Тәгалә насыйп итте.

Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызның кылган хаҗларын кабул итсен, кемнәр алдагы елда Хаҗ кылырга ниятләгән булса, аларга да Хаҗ насыйп булсын.
Кылган Хаҗ сәфәре турында аз гына сезгә җиткерергә уйлыйм. 25 октябрьдә без Казан аэропортында тиешле тикшерүләрне үткәч ихрамга кердек һәм самолет белән Җиддә дигән шәһәргә очтык. Очу авыр түгел, самолетта ашаталар, эчертәләр дә икән. Җиддәдә кирәкле таможня эшләрен үтәгәннән соң Мәккәгә автобуслар белән юнәлдек һәм төнлә килеп җитеп гостиницага урнаштык.
Икенче көнне группа белән безнең җитәкчебез Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев, кече Хаҗ - гөмрә кылырга Харам мәчетенә алып барды. Аллаһка шөкер, без беренче мәртәбә Харам мәчетен күрдек, дога кылып кердек һәм безнең кыйблабыз булган Аллаһ йортын - Кәгъбатулланы күрдек, тиешле догаларны укыдык.
Группа белән бергә Кәгъба тирәли 7 мәртәбә әйләнеп тәвафф кылдык, аннан соң 2 рәкәгать намаз укып, зәм-зәм суы эчтек. Сафа һәм Мәрва тауларын 7 мәртәбә әйләнеп сәгый кылып, ихрамнан чыктык. Көн саен Харам мәчетенә йөреп намаз укыдык, мөмкин булган саен Кәгъба тирәсендә тәвафф кылдык.
Әйе, без шушы изге Пәйгамбәребез туган, яшәгән, аңа Коръән иңгән җирдә булу бәхетенә ирештек. Бу безнең өчен (минем өчен) искиткеч шатлык һәм куанычлы вакыйга булды.
Зөлхиҗҗә көнне яңадан ихрамга кереп, Минәгә барып, аннан Гарәфә үзәнлегендә, аннан соң Мөздәлифә дигән җирдә булып тиешенчә Хаҗ гамәлләрен үтәдек, корбан чалдырдык. Җәмәратка өч көн барып таш та аттык, ягъни Хаҗ гыйбадәтен тулысынча үтәдек.
Монда шуны әйтеп китәсе килә, без Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә чын Ислам динен күрдек, тойдык, аның белән яшәдек. Анда Ислам дине кешенең яшәү рәвешендә, киемендә, бер-берсенә карата ихтирам һәм матур мөгамәләсендә күренә.
Гарәфәдә, Мөздәлифәдә миллионлаган ак киемгә төренгән мөселманнарны күреп күңелләр нечкәрә, калеблар йомшара, күздән яшьләр килә. Монда гына без аңлыйбыз динебезнең нинди гүзәл, матур икәнен. Меңләгән төрле милләттәге хаҗиларны күреп динебезнең, дөньяның барлык почмакларына таралып, барлык милләт вәкилләрен берләштергәнен, Исламда милләт, раса дигән төшенчә юк икәнен аңлыйсың.
Монда бар да бер төсле, бае да, ярлысы да, дәрәҗәле һәм дәрәҗәсез кешеләр дә ак киемгә уралган, бар да Аллаһка гыйбадәт кылыйм, бер Аллаһ ризалыгы өчен килеп Хаҗ гамәлләрен үтиләр. Кыямәт көнендә үзләренең ач, ялангач килеш каберләреннән кубарылып, Аллаһ каршына килеп, мәһшәр мәйданында җавап бирәселәрен күз алдына китерәләр. Бу күренешләр йөрәкләрне тетрәндерә, күңелләрне нечкәртә, иманнарыбызны ныгыта.
Берничә көн Мәдинә шәһәрендә яшәдек, Пәйгамбәр мәчетенә намаз укырга йөрдек.
Пәйгамбәребез каберендә булып сәлам бирдек һәм Пәйгамбәрнең җәннәт почмагы дип атаган урынында 2 рәкәгать намаз укыдык. Мөхәммәд (с.г.в.) Мәдинәдә булган башка изге җирләрдә булдык. Аллаһы Тәгалә шушы кылган гыйбадәтләребезне кабуллардан кылсын иде дип теләдек.
Мин берничә ел буе хаҗга җыендым, шуңа күрә ел саен хаҗга барган кешеләр белән очрашып сораштым, белештем. Эсселектән, юл мәшәкатьләреннән куркып бара да алмый йөрдем. Әмма Аллаһның рәхмәте Хаҗ кылу искиткеч уңай, җайлы булды. Тору урыннары уңайлы, яхшы, ашау иртә-кич, йөрергә автобуслар бар.
Хаҗны оештыручылар тарафыннан хаҗиларга Мөздәлифәдә төн чыгар өчен йокы юрганнары һәм кояштан саклану өчен зонтиклар бүләк иттеләр. Вәгазьләр дә күп сөйләнде. Аллаһның рәхмәте булсын аларга. Җитәкчебез Рамил Бикбаевка да зур рәхмәтемне әйтеп китәсе килә, чөнки 50 кешелек группаны берләштереп, аның көен көйләп йөрү җиңел эш түгел. Баштан ахырга кадәр ул безнең белән булып, безне, бигрәк тә олы кешеләрне, 80-85 яшьлек әбиләрне кайгыртты.
Рамил хәзрәтнең бар кешегә дә тигез каравы ошады, Аллаһы Тәгалә аңа сабырлыкны биргән икән. Группа кешеләребез дә бик сабыр булдылар, матур итеп, бергә-бергә Хаҗ гыйбадәтен кылдык һәм исән-сау туган җирләребезгә әйләнеп кайттык. Инде Аллаһы Тәгалә хаҗларыбызны кабуллардан кылса иде. Әлхәмдүлилләһ.
Фото: http://islamdag.ru/verouchenie/4316

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250