Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәүлид – туу дигәнне аңлата

Мөселман календаре буенча өченче ай – Рабигыль-әүвәл аен халыкта икенче төрле Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Мәүлид – туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата.

Бу айда Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле, Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән. Раббыбызның Мөхәммәд Пәйгамбәрне (с.г.в.) үзенең илчесе, рәсүле итеп җибәрүе – безгә күрсәткән иң зур рәхим-шәфкатедер. Шуңа күрә Рабигыль-әүвәл ае Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен искә төшерү, сөекле Пәйгамбәребезне олылау ае булып тора.

Шөкер, соңгы елларда районыбызда яшәүче дин кардәшләребез арасында да Рабигыль-әүвәл ае дәвамында мәчетләрдә, өйләрдә Сөекле Пәйгамбәребезне (с.г.в.) олылап вәгазьләр уку, мөнәҗәтләр башкару, догалар кылу, салаватлар әйтү матур бер гадәткә әйләнеп бара.

Мәүлид кичәсе быел 19 ноябрьгә, ә Мәүлид бәйрәме 20 ноябрьгә туры килде. Әлхәмдүлилләһ, быел да бу көнне – Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) туган көнне зур бәйрәм итеп, гамәл-гыйбәдәттә үткәрүчеләребез күп булды. Бу көнне олылаган, аңа хөрмәт күрсәткән, ягъни изге гамәлләр, гамәл-гыйбадәт кылган, һәртөрле гөнаһлардан тыелган, якыннарын сөендергән, читләргә, мохтаҗларга кадер-хөрмәт күрсәткән кеше бу изгелекләрне Пәйгамбәребезгә эшләгән, аңа хөрмәт күрсәткән була. Пәйгамбәребезгә хөрмәт күрсәткән кеше исә Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәп, аның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешкән була. Аллаһы Тәгалә бөтен изге гамәлләребезне кабул итсә иде.

Бу айны тагын ниләр эшләргә кирәк соң дигәндә, бу айны һәм дә, гомумән, мөмкинлек булган һәрвакытта Пәйгамбәребезнең сөннәте белән яшәргә, аңа күп салаватлар әйтергә кирәк. Шушылай яшәгән кеше, иншаллаһ, кыямәт көнендә аның һәм Аллаһы Тәгаләнең шәфәгатенә, рәхмәтенә ирешер.

Мәүлид ае, Мәүлид бәйрәме уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөселманнарына мөрәҗәгать юллады. Бу вәгазьне аның мөрәҗәгатеннән бер өзек белән тәмамлыйбыз: “Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормышы һәм аның камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора. Аның нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә. Мөхәммәд с.г.в. юлы – кешелек өчен хак юл һәм кыямәт көненә кадәр юлыбызны яктыртучы пакь сөннәт ул. Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтенә ияреп, безгә аның тормышыннан үрнәк алып яшәргә, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп итсен! Мәүлид аенда Пәйгамбәребезгә с.г.в. салаватлар багышларга, бергәләп догалар кылырга язсын!»

Фәрит хәзрәт ЗӘКИЕВ,
«Ислам нуры» мәчете имамы.

Баш мөхәррир фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәүлид бәйрәме