Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Моңарчы сизелмәгән бәхет

Бу бөек сүзләрне әйтеп бетергәч, елап җибәрдем. Аларның мәгънәсен белергә теләп сорадым: “Мин әйткән сүзләрнең мәгънәсе нинди соң?”

Бер кеше үзенең Исламны ничек кабул итүе турында сөйли: “Минем акчаларым, малым, зур фабрика, заводларым бар. Җир йөзендә минем бармаган, булмаган җирем юк. Нинди генә әйберне теләсәм дә: ашамлык, эчемлек, хатын-кыз – нәрсә генә булмасын, ул миндә була иде. Моңа карамастан, мин үз-үземә 16 тапкыр кул салмакчы булдым. Ләкин Аллаһы Тәгалә миңа һәрвакыт үз гомеремә зыян салырга комачаулый иде. Бер көнне мин үземнең фирмаларымның берсенә кердем һәм анда Сириядән килгән бер эшчене күрдем. Ул мин битемне юа торган раковинада аягын юа иде. “Син нишлисең?” – дип сорадым. Ул: “Мин аягымны көнгә биш тапкыр юам”, – дип җавап бирде.
– Биш тапкыр? Нәрсәгә?
– Мин тәһарәт алам, – диде ул.
– Нәрсә соң ул тәһарәт?
– Тәһарәт намаз уку өчен кирәк.
– Намаз нәрсә ул? – дидем. Һәм ул миңа намазның нәрсә икәнен аңлатты. “Намаз кем өчен укыла?” – Аңа шулай дип сорау бирдем. “Аллаһ ризалыгы өчен”, – диде. “Аллаһ кем ул?” – Ул миңа Аллаһның кем икәнен аңлатты. “Минем сине бер тапкыр да исерек килеш күргәнем юк, моның сере нәрсәдә?” – дидем. “Минем динемдә бу эш хәрам (тыелган)”, – дигән җавап ишеттем. “Ничә күрсәң дә, син гел елмаясың, бәхетле күренәсең. Моның сере нидә?” – дидем. “Әлхәмдүлилләһ, мин мөселман һәм булганына шөкер итәм, мөселман кеше шатлык килсә дә, кайгы килсә дә, шөкер итә һәм савапка ирешә”, – диде ул. Һәм шул вакыт мин сорадым: “Әгәр мин синең динеңне кабул итсәм, мин син тойган иминлекне, рәхәтлекне һәм бәхетне тоячакмынмы?”
– Әлбәттә, әгәр дә ихлас күңелле булсаң, – диде эшче. “Мин бәхетле булырга телим!” – дидем. Бу вакытка үземнең тормыш рәвешемнән туеп, аның ямен югалткан идем инде. Ул эшче миңа әйтте: “Әйт, Ләә, иләәһә илләәаһ Мөхәммәдүррәсүлүллаһ дип”. Һәм мин бу сүзләрнең һәрбер хәрефен тауны бер урыннан икенче урынга күчергән шикелле итеп әйттем. Бу бөек сүзләрне әйтеп бетергәч, елап җибәрдем. Аларның мәгънәсен белергә теләп сорадым: “Мин әйткән сүзләрнең мәгънәсе нинди соң?”
– Нигә шулай гаҗәпләндең? – дип сорады эшче.
– Бу сүзләрне әйткәч, мин моңарчы сизмәгән бәхетне сиздем, – дидем.
– Тәбрик итәм, мондый бәхетне бу сүзләрне ихлас күңелдән әйтә алган кеше генә сизә ала. Күп вакыт без бу сүзләрне, аларның мәгънәсен аңламыйча, аңа төшенмичә әйтәбез. Әгәр дә аңласак, без бу дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешер идек...

Марат хәзрәт СӘЙФЕТДИНОВ хәзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам