Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөэмин-мөселман буласың килсә...

Үзе өчен сөйгән бер эшне үзенең мөселман кардәше өчен сөймәгән адәмне хәдис шәриф камил мөэминнәрдән санамый.

«Аллаһу Тәгаләнең хәрам иткән нәрсәләреннән саклан, гыйбадәт кылучылардан булырсың; Аллаһу Тәгалә үзеңә биргән нәрсәләргә риза бул, бай адәмнәрдән саналырсың; күршеңә гүзәл мөгамәлә ит, мөэмин булырсың; үзең өчен сөйгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөй, мөселман булырсың; күп көләргә гадәтләнмә, күп көлү сәбәпле, күңел үлә». (Хәдис Әхмәд ибн Хәнбәлдән китерелә) 

Әхлак гыйлеме итәге киң һәм чабулары озын бер фәннән гыйбарәт булса да, аның тармаклары һәм өлешләре гомуми, төп кагыйдәләр астында җыелып бетәләр. Шул төп кагыйдәләрне хәтердә тотучылар бөтен тармакларын күңелләрендә саклый алырлар.

Шул төп гомуми кагыйдәләрнең берсе Рәсүлүллаһ хәзрәтләренең: «Үзең өчен сөйгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөй!» — дигән сүзедер. Бу сүзнең каршысы исә «үзең өчен сөймәгән нәрсәләрне башкалар өчен дә сөймә» дигәне. Әхлакның яртысы исә шушы сүзләр астына җыелып бетә. Бер кешегә карата нинди генә булса да бер төрле мөгамәләдә булырга теләүче кеше шул эшне иң элек үзенә үлчәп карасын. Әгәр үзе яратырлык булса, кешегә карата кылырга, әгәр дә үзе яратмаслык булса, теге кешегә карата да яраклы күрмәскә тиеш.

Бу хакта имам Бухари Әнәс разый Аллаһу ганһудан: «Үзе өчен сөйгән нәрсәне үзенең кардәше өчен дә сөйми торып, берегез дә мөэмин булмас», — хадисен риваять итә (Сахих Бухари).

Үзе өчен сөйгән бер эшне үзенең мөселман кардәше өчен сөймәгән адәмне хәдис шәриф камил мөэминнәрдән санамый.

Хәдис шәриф адәм балаларының үз-үзләренә мөршид [туры юл күрсәтүче] була белү ысулын өйрәтә. Бу хәдистә зикер ителгән биш кагыйдәне күңелләренә беркетеп, үзләренең һәр эшләрен шулар белән үлчәп торсалар, инсаннар иң яхшы мөридләрдән дә яхшырак мөрид, иң шөһрәтле мөршидләрдән дә файдалырак мөршид булырлар.

Ризаэддин Фахретдинов, «Җәвамигуль-кәлим» шәрехе китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш