Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөфти Сәмигуллин Татарстан халкын Изге Болгар җыенына чакырды

Беренче тапкыр ирле-хатынлы парлар арасында хаҗга 3 гаилә юлламасы уйнатылачак. Һәр юллама – 2 кешегә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республикада яшәүче барлык диндәшләрне Изге Болгар җыенына Болгарга чакырды. Тантаналы чара 19 майда узачак. 9:00 сәгатьтә башланачак.

«Биредә беренче тапкыр ирле-хатынлы парлар арасында хаҗга 3 гаилә юлламасы уйнатылачак. Һәр юллама – 2 кешегә. Катнашу өчен төп шарт – бирегә ирең/хатының белән бергә килергә һәм бушлай уйнату билеты алырга», - дип яза Сәмигуллин үзенең телеграм-каналында.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр итүләренчә, әлеге акция мөселман җәмәгатьчелеге игътибарын гаилә кыйммәтләренә юнәлтергә, аларны популярлаштырырга ярдәм итәчәк. Шулай ук бу Татарстан мөселманнары тормышындагы төп вакыйгаларның берсенә икәү бергә килгән гаилә парларын хөрмәтләү чарасы булачак. Моннан тыш акция мөселманнарны киләчәктә гаилә корырга һәм ир белән хатын арасында җылы мөнәсәбәтләр булдырырга мотивацияләячәк. Чара һәм юллама уйнату турында тулырак мәгълүматны оешманың рәсми сайтында карарга була.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/mofti-samigullin-tatarstan-xalkyn-izge-bolgar-yenyna-cakyrdy-5887669

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев