Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Монафикълык

Хәдисләрдә: "Монафикълар* җәһәннәмнең төбендә булырлар", - дип әйтелә. Чөнки алар тышкы кыяфәтләре буенча үзләрен мөселман итеп күрсәтәләр, ләкин эчтәге гамәлләре белән кяферләр. Һәм аларның башкаларга карата зыяннары да күп була.

Без үрнәк ала торган сәхабәләр Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сөйләгәннәрне йотып ала торган булганнар. Барлык гыйбадәтләргә дә Рәсүлебездән өйрәнгәннәр. Ләкин алар да монафикълыктан курыкканнар. Сәхабәләрнең Гомәр исемлесенә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) монафыйкълар турында сөйләгәч, ул кайгырып: "Рәсүлебез, мин монафыйкъ түгелме?" - дип сорый торган булган. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) аңа: "Юк. Ләкин башка берегезгә дә әйтмим", - ди. Ә Гомәр Ибн Хәттаб турында үзе исән чагында ук Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Ул җәннәт әһелләреннән булыр", - дип әйтә. Шулай булса монафикълыктан куркып яши.

Бер галим: "Ни өчен элек сәхабәләр монафикълыкның үзләрендә булуларында курыкканнар, ә хәзерге мөселманнар башкалар өчен куркалар?" - дип сорый. Үзе үк җавап та бирә: "Безнең сәхабәләр белән аермабыз да шунда инде. Чөнки хәзерге вакытта үз-үзенең гамәлләренә тәнкыйть белән караучы, нәтиҗә ясаучы мөселманнар бик сирәктер", - ди.

Коръәндә: "Монафикълар җәһәннәмнең төбендә булырлар һәм аларга ярдәм итүче булмас", - диелә (Ән-Нисә сүрәсе, 145нче аять).

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) монафикълык турында күп сөйләде, аңлатты. Элек мөселманнар аңласын өчен Рәсүлебезнең бер тапкыр әйтүе җитә. Хәзер исә безнең калебләребез шул тиклем каткан, безгә кат-кат сөйләргә, искә төшереп торырга кирәк. Чөнки Коръәндә язылганнар күпләребезгә тәэсир итми. Безнең игътибарны фәлән җирдә шартлаган, тегендә бу кеше вафат булган яки башка шундый нәрсәләр күбрәк җәлеп итә. Шуңа күрә аятьләрне, хәдисләрне кат-кат сөйләргә, искә төшерергә кирәк.

Монафикълык сыйфатын икегә бүлергә була. Беренчесе - игьтикади монафикълык. Шушындый сыйфаты булган кеше мәңге җәһәннәм утында яначак. Чөнки ул кеше Аллаһы Тәгаләне, Кыямәт көнен бар, Пәйгамбәр (с.г.в.с.)гә ышанам дип әйтсә дә, намазларны, гыйбадәтләрне кылам дип күрсәтсә дә - эчендә ул башка төрле. Аллаһыга, Пәйгамбәр (с.г.в.с)гә ышанмый, гыйбадәтләрне кеше күргәндә генә кыла, Ислам диненә ачулы булса да, үзен башкаларга мөселман дип йөри. Мондый сыйфатлы кешеләрне хәзерге заманда бик сирәк дип әйтәләр. Чөнки игьтикади монафикълыкның кешегә файдасы булырга тиеш, ә хәзерге заманда аның файдасы аз диләр. Шуңа күрә андыйлар арабызда булса да, бик сирәк.

Ә менә гамәли (гамәлдә кылына торган) монафикълык нык таралган. Монысын Аллаһы Тәгалә мөселманнар өчен бик куркыныч ди. Раббыбыз Үзе бу сыйфаттан безне имин кылса иде.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер хәдистә: "Дүрт төрле сыйфат бер кешедә булса, ул монафикъ. Ә шул сыйфатларның берсе генә булса, ул кеше бу сыйфатларын бетергәнчегә кадәр монафикътыр", - ди.

Бу сыйфатларның берсе - ялган сөйләү. Кеше кайчагында башка да сыймый торган, дөрес булмаган сүзләр сөйли. Башкаларныкын син бәлки сизми, белми дә калырсың, ә үзеңнекен беләсең бит. Соңыннан нәтиҗә чыгарсаң, сөйләгән сүзеңдә бераз ялган катнашкан булган. Димәк, монафыйкълык сыйфаты керде дигән сүз.

Икенчесе - вәгъдә биреп, аны үтәмәү. Мәсәлән, үзебезнең балаларга, хатыннарга, ирләргә, дусларга вәгъдәләр бирәбез һәм үтәмибез. Үз якыннарыбызга биргән сүзне үтәмәгәч, башкалар турында әйтеп тә торасы юк. Ә андый очраклар тормышта еш очрый. Акча мәсьәләсе, төрле сынаулар килгәндә һәм башкалар. Мөселманнар арасында вәгъдә үтәү бар дигәнче, юк диюе дөресрәктер. Бу да монафикълык сыйфаты һәм бик тә куркыныч хәл.

Ни өчен соң без монафикълыктан курыкмыйбыз? Юлыбызда 97% кешенең Ислам динен үтәмәгәнен һәм 3%ның Ислам динен үтәгәнен күрәбез. Шуңа күрә алар янында үзебезне фәрештә кебек хис итә башлыйбыз. Башкалар аракы эчәләр, зина кылалар, тәмәке тарталар, бозыклык эшлиләр, кеше үтерәләр, урлашалар һ.б. Шуларны күреп, без бит андый түгел дип, шайтан безне зиннәтли, үзебезне югары күтәреп җибәрә. "Нинди монафикъ булыйк, без фәрештә кебек бит", - дип ялгышабыз. Үзебезне зиннәтләү - монафикълыкка керүче 3нче сыйфат.

Дүртенчесе - бер мөселманның икенче мөселманга ышанганда, аннан ярдәм көткәндә икенчесенең аңа ярдәм итмәве, ышанычын акламавы. Болар да безнең арада, кызганычка каршы, бик киң таралган.

*Монафикъ - икейөзле, усал (кеше).
Фаиз Хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.
«Яӊарыш» газетасы сайты
Фото: http://www.azatliq.mobi/a/24656492.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250