Мөселман ир-ат
Мөселман ир нинди булырга тиеш соң дип сорау бирсәк, Аллаһ безгә Коръәндә моңа җавап бирә.
Мөселман ир нинди булырга тиеш соң дип сорау бирсәк, Аллаһ безгә Коръәндә моңа җавап бирә. Ул нык иманлы, Раббысын гел искә алучы, намазларын укып, сәдакалар бирүче, вәгъдәләрен һәм килешүләрен үтәүче, гаиләсен тәэмин итүче, үзенең диненә ярдәм итүче, күркәм әхлаклы кеше. «Мөэминнәр арасында Аллаһка биргән сүзләрендә торган ирләр бар. Аларның арасында биргән вәгъдәләрен инде үтәгәннәре бар һәм алардан биргән вәгъдәләрен үтәр вакытын көтүчеләр бар. Алар биргән сүзләрен үзгәртмәсләр». (әл-Әхзәб сүрәсе: 23)
Ир кеше хак сүзне әйтүдән курыкмас, битараф булып калмас. Йәсин сүрәсендә бер шәһәр халкының кыйссасы китерелә. Бу шәһәргә Аллаһ диненә чакыру өчен өч илче килә. Әмма халык аларны кабул итми һәм үтерергә карар кылалар. Бу хәбәрне ишеткәч, аларга ярдәм итәргә, халыкны үгетләргә дип бер иман китергән ир ашыгып килә. «Һәм шәһәр читеннән бер ир ашыгып килде һәм әйтте: Әй халкым! Бу илчеләргә иярегез», — дип. (Йәсин сүрәсе). Ул үзенең үтерелүен белсә дә битараф калмый, үзенең өлешен кертә. Шулай ук фиргавен Муса пәйгамбәрне үтерергә карар кылгач, фиргавеннең нәселеннән булган кеше аның янына килеп: «Һәм фиргавеннең нәселеннән булган, иманын яшерүче бер ир әйтте: «Сез кешене, минем Раббым Аллаһ дигәне өчен үтерәсезме? Ул бит сезгә Раббыгыздан ачык могҗизалар китерде...», — дип Муса пәйгамбәрне коткармакчы була. Бу сүзләре өчен аларга куркыныч янаса да, алар үз сүзләрен әйтми кала алмадылар. Бу Коръәндәге ирләрнең бер сыйфаты.
Чын ирләр — алар пәйгамбәрләр, ә без алардан үрнәк алучылар һәм алар юлыннан баручылар. «Без синнән алда да (әй, Мөхәммәт), шәһәр халкыннан булган ирләрне (пәйгамбәрләр) итеп җибәрдек һәм аларга да вәхи иңдердек...» (Йусуф сүрәсе: 109) Аллаһ безгә Коръәндә 25 пәйгамбәрне искә ала һәм аларның тормышларын, күргән авырлыкларын, сабырлыкларын, аларның күркәм әхлакларын һәм сыйфатларын сөйли, сез дә алар кебек чын ирләр булыгыз дип, алардан үрнәк алырга чакыра. Безнең өчен пәйгамбәрләрнең иң соңгысы Мөхәммәт (с. г. в.) иң зур үрнәк булып тора. «Сезгә Аллаһның рәсүлендә күркәм үрнәк бардыр...» (Аять). Пәйгамбәребез Мөхәммәт, пәйгамбәр булганчы ук, Мәккә халкы аны күркәм холкы өчен: «садыйкуль-әмин» — «гел хакны сөйләүче, әманәтле», — дип кушамат та бирделәр. Менә ул чын ир булды, анда булган сыйфатлар чын ир сыйфатлары. Ул гаиләдә ир дә булды, ата да булды, күркәм дус та булды. Ул дәүләт башлыгы да, гаскәрне җитәкләүче дә, кешеләрне хөкем итүче дә булды. Ул пәйгамбәр дә, вәгазь сөйләүче дә, психолог да, сәясәтче дә иде. Ул — иң бөек холыклы кеше һәм аның бөтен тормышы безгә күркәм үрнәк булды.
Пәйгамбәребез үзе чын ирне сыйфатлаганда, ул озын буйлы, таза гәүдәле, көрәштә гел җиңүче дип түгел, ә ачуы чыкканда үзен тотып калучы ир чын ир диде. Пәйгамбәр әйтте: «Көрәштә җиңүче көчле түгел, ә ачуы чыкканда үзен тотып калучы көчледер». (Бохари, Мөслим). Хәтта сугышта дошманга каршы ачу белән, ярсу йогынтысында сугышучы да Аллаһ юлында сугышучы түгел дип кисәтте пәйгамбәребез (с. г. в.).
Мөселман ир кеше фәкыйрь дә булырга мөмкин. Бәлки аның җәмгыятьтә бер дәрәҗәсе дә юктыр, әмма ул нык иманлы булыр, ул үзенекендә нык торыр, аны алдап юлдан чыгарып булмас, ул сатылмас.
Бер хәдистә килгәнчә, пәйгамбәребез сәхабалары белән торганда, яннарыннан бер ир узып китте. Пәйгамбәр (с. г. в.) сорау бирде: «Бу кеше хакында ни әйтерсез?» Алар: «Бу абруйлы, хөрмәтле кеше. Әгәр ул кыз сорап килсә, бирерләр, кемгәдер шәфәгать кылса, шәфәгате кабул ителер, сүз әйтсә, сүзенә колак салырлар», — диделәр. Бераздан тагын бер ир узып китте. Пәйгамбәр (с. г. в.) сорау бирде: «Ә бу ир хакында ни әйтерсез?» Алар: «Бу фәкыйрь мөселманнардан. Ул берәр хатынга никахланырга теләсә, аңа хатын бирмәсләр, шәфәгать кылса, шәфәгате кабул ителмәс һәм сүз сөйләсә, сүзен дә тыңламаслар», — диделәр. Шунда пәйгамбәр (с. г. в.) әйтте: «Бу фәкыйрь, мондыйлар белән тулган җирдәге бөтенесеннән дә яхшырак», — диде (Бохари).
Мөселман ир кеше, үзенең хатынына һәм балаларына йомшак һәм рәхимле булыр. Хатынына кул күтәрмәс, «ирлеген» күрсәтәм дип аны рәнҗетмәс. Пәйгамбәребез (с. г. в.), гаиләдә чын ир нинди булырга тиеш, ул шулай безгә яшәп күрсәтте. Ул әйтте: «Мөэминнәрнең иң камил иманлысы — аларның иң күркәмрәк әхлаклысы, ә сез ирләрнең иң яхшы булганыгыз, хатыннарыгызга күбрәк яхшылык кылганыгыз». Икенче хәдистә: «Сезнең иң хәерлегез хатыннарыгызга хәерлерәк булганыгыз. Ә мин сездән караганда хатыннарыма күбрәк яхшылыклар кылам», — диде.
Шулай ук пәйгамбәребез әйтте: «Синең Аллаһ юлына биргән динарыңнан караганда, кол азат итү өчен биргән динарыңнан караганда, мескенгә биргән динарыңнан караганда, гаиләң өчен тоткан динарың өчен күбрәк әҗер алырсың».
Ул балаларына да йомшак һәм рәхимле булыр. Бер вакытны Аллаһның рәсүленең өенә әл-Әкрагъ ибну Хәбис керде. Ә шул вакытта ул үзенең оныкларын Хәсән белән Хөсәенне үбә иде. Бу ир аптырап: «Син кызыңның балаларын үбәсең мени? Аллаһ белән ант итәм, минем ун балам бар һәм мин аларның берсен дә үпкәнем булмады», — диде. Шунда Аллаһның рәсүле: «Әгәр Аллаһ синең йөрәгеңнән мәрхәмәтлекне алган икән, мин нишли алам инде», — дип җавап бирде.
Чын ир ул алдакчы һәм икейөзле булмас. Башкалар аңа ышанырлар һәм таянырлар. Ул тугры телле булыр, ул бер кешеләр янында бер төсле булып, икенче кешеләр янында икенче төсле булмас. Аның әйткән сүзе белән эшләре туры килер. Пәйгамбәребез әйтте: «Икейөзле кешенең өч билгесе булыр. Әгәр ул сөйләсә алдар, вәгъдә бирсә үтәмәс, әманәтне алса, хыянәт кылыр», — диде.
Чын иманлы ир, дөнья байлыгына һәм дөнья дәрәҗәсенә иманын һәм динен сатмас. Ул Аллаһка иман китергәч, шуңа тугры булып калыр. Дөнья артыннан чабам дип, ул Раббысын онытмас. «Ул ирләрне сәүдә дә, сату-алу да Аллаһны искә алудан намаз укудан һәм зәкәт бирүдән читләштерми. Алар куркудан йөрәкләр һәм күзләр тетрәп, әйләнеп торасы көннән куркалар». (ән-Нур сүрәсе: 37)
Чын ир кеше ул туганда шундый булып тумый. Ул тәрбия нәтиҗәсендә барлыкка килә. Пәйгамбәр (с. г. в.) әйтте: «Ата-ананың баласына бирә торган иң зур бүләге — ул күркәм холык».
Марат Сәйфетдинов,
Балтач мәчете имамы, мөгәллим
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев