Мөселманнарга кешбэк кулланырга рөхсәт ителәме?
Мөселманнарга кешбэк (түләгән акчаның бер өлешен кире кайтару) куллану рөхсәт ителәме? А. Галиева.
Сорауга «Иман нуры» мәчетенең икенче имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Фәйзуллин җавап бирде.
— Кешбэк ул, әлбәттә, безнең өчен яңа, заманча әйбер булып тора. Шуңа күрә аның хөкеме турында галимнәр арасында төрле фикерләр бар. Аларның бер ише аны кулланырга ярый ди, кемдер хәрам ди. Ләкин пәйгамбәребезнең сүзләрен истә тотарга кирәк.
«Дөреслектә, хәләл нәрсәләр ачык, хәрам нәрсәләр ачык, һәм алар арасында шикле әйберләр бар, алар хакында күп кешенең аңлавы юк. Шикле әйберләрдән сакланучы, үз динен һәм намусын саклап калу өчен, аннан ерак булыр, ә шикле әйберләр белән шөгыльләнүче хәрам эшләргә дә кереп китәр...» — ди ул.
Димәк, ялгыш хәрамга кереп китмәс өчен, андый әйберләрне кулланмый торсак хәерле булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев