Мохтаҗларга садака чыгару – Аллаһка якынаю чарасы
Аллаһ Раббыбыз безне бу дөньяга кызык өчен генә түгел, ә бөек бер максат өчен бар итте.
Аллаһ Раббыбыз безне бу дөньяга кызык өчен генә түгел, ә бөек бер максат өчен бар итте.
Нинди максат соң ул дигәндә, Раббыбыз Коръәндә әйтә: «Җеннәрне һәм кешеләрне Үземә гыйбадәт кылу өчен генә бар иттем» (Зәрият сүрәсе, 56нчы аять). Аллаһның иң яратканы ошбу Үзе кушкан эш — гыйбадәт. Әгәр кеше Аллаһка гыйбадәт кылмыйча яшәп, бары кешеләр хакын гына үтәсә, ул үзенең бу дөньядагы төп вазыйфасын — үзен бар итүче Аллаһның хакын үтәмәгән була. Фәкать Аллаһка гыйбадәт кылса гына Аллаһ кешегә бәрәкәт бирәчәк һәм аны дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итәчәк. Әгәр кеше Аллаһның гыйбадәткә лаек-лы бердәнбер зат икәнен таный икән, аңа иң олы гыйбадәтләрдән булган намаз уку, байлыгы булса зәкят түләү, Рамазан аенда ураза тоту, байлыгы һәм сәламәтлеге булса, хаҗ кылу гыйбадәтләре йөкләтелә.
Түбәндә сүз шушы гыйбадәтләрнең берсе булган гошер зәкяте турында булыр. Гошер сүзе гарәп теленнән уннан бере дип тәрҗемә ителә. Шәригатьтә гошер — ул яшелчә, җиләк-җимештән, игеннәрдән булган уңышның уннан береннән мохтаҗларга садака чыгару.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә Әнгам сүрәсенең 141 аятендә әйтә: «Ул (Аллаһы Тәгалә), терәүгә мохтаҗ булган һәм терәүсез үсә торган үсемлекле бакчалар бар итте. Ул, җимешләре һәм орлыклары төрле тәмгә ия булган хөрмә агачын һәм иген-ашлыгын булдырды. Ул агачлары һәм яфраклары охшаш булган, ә тәмнәре охшамаган зәйтүнен һәм анарын яралтты. Әй, кешеләр! Сез ул җимешләрне, әгәр өлгерсәләр, ашагыз һәм уңыш алган көнне аның хакын (фәкыйрьләргә, мескеннәргә) чыгарыгыз. Тик исраф итмәгез! Дөреслектә, Ул (Аллаһы Тәгалә) исраф итүчеләрне яратмый!»
Шулай ук Аллаһ Тәгалә Бәкара сүрәсенең 267нче аятендә: «Әй, иман китерү-челәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгызның яхшысыннан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләрдән Аллаһы Тәгалә юлында өлеш чыгарыгыз. Начарын өлеш итеп чыгаруны тели күрмәгез. Сез бит аны, үзегезгә бирелгән очракта, чыраегызны сытып, күзегезне йоммыйча алмас идегез. Сез Аллаһның беркемгә һәм бернәрсәгә мохтаҗ булмаган Бай һәм Мактау Иясе икәнен белегез», — дип әйтә. Бу аятьтә әйтелгән Аллаһы безнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләргә бөртеклеләр, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, файдалы казылмалар керә. Бәрра бине Газиб бу аять турында болай ди: «Безнең хөрмә агачларыбыз бар иде һәм уңыш алу белән аның бер өлешен садака итеп тарата идек. Кайберәүләр хөрмә чемнәрен Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) мәчетенә алып барып, ике багана арасына сузылган бауга элеп куялар иде. Фәкыйрь мөһаҗирләр шул хөрмәләрдән тукланалар иде. Ләкин арада изгелек кылырга омтылмый торганнары да бар иде. Шуларның берсе җитлекмәгән, өлгермәгән хәлдә агачында кипкән һәм чемнәре сынып беткән хөрмәләрен Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) мәчетенә алып барып, яхшы хөрмәләр арасына элгән һәм Аллаһы Тәгалә, шул сәбәпле, бу аятьне иңдергән».
Хәнәфи мәзһәбендә әгәр чәчүлек җирләр һәм бакчалар яңгыр яисә елга сулары белән табигый рәвештә сугарылса, җыелып алынган уңышның 1/10 (уннан бер) өлеше зәкят итеп бирелә. Әгәр инде чәчүлек җирләр һәм бакчалар кеше хезмәте һәм ясалма корылмалар белән сугарылса, җыелып алынган уңышның 1/20 (егермедән бер) өлеше зәкят итеп бирелә. Иң әз күләмне билгеләүче галимнәр уңышның күләме якынча 650 килограммнан артса, аннан (1/10, ягъни 65 килограмм) гошер бирелә диләр.
Әлхәмдүлилләһ, быел Аллаһ Тәгалә безгә җиләк-җимештә булсынмы, яшелчәдәме, игеннәрдәме, һәммәсендә мул уңышлар насыйп итте. Һәм шушы бирелгән уңыштан Аллаһ кушкан гошерне чыгарсак, без Раббыбызга шөкер итүчеләр җөмләсеннән булабыз. Ул уңышлар җирдә үскәндә дә, җыеп алганнан соң да барыбер Аллаһ кулында, Аллаһ насыйп итсә генә без аларны файдалана алабыз. Аллаһ Раббыбыз Коръән-Кәримдә әйтә: «Әгәр шөкер итсәгез, Мин сезгә арттырырмын, әмма әгәр көферлек кылсагыз (шөкер итмәсәгез) Минем газабым бик каты» (Ибраһим сүрәсе, 7нче аять). Шөкер итү исә — ул Аллаһ кушканнарны үтәү һәм тыйганнарыннан тыелу. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи үә сәлләм үзенең бер хәдисендә әйткән: «Аллаһка буйсынмыйча гөнаһлы булудан сакланыгыз. Дөреслектә гөнаһ кылу сәбәпле кеше инде әзер булган ризыгыннан да мәхрүм кала». Шул сүзләрне әйткәннән соң пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе булсын) Коръәннән түбәндәге аятьләрне укый: «Алар йоклаган вакытта бакчада Раббыңнан бер бәла-каза әйләнде. Ул бакча кара төн кебек агачсыз, җимешсез коры җир булып калды» (Каләм сүрәсе, 19, 20нче аятьләр) «Гөнаһлары сәбәпле алар үзләренең бакча җимешләреннән мәхрүм калдылар», — дип тәмамлады пәйгамбәребез (с. г. в) үзенең хәдисен.
Бу хәдистә искә алынган Каләм сүрәсендә (17-33нче аятьләр) Аллаһ Тәгалә бер гаиләдәге берничә егет белән булган вакыйганы мисал итеп китерә. Аллаһ аларга сынау итеп зур һәм мул уңыш бирә торган виноград бакчасы бирә. Шул җимешләргә хирысланып һәм шундый мул уңышка ирешүләренә тәкәбберләнеп, алар шушы ризыкны бирүче Аллаһны исләреннән чыгаралар. Алар ант итеп: «Иртән кешеләр торганчы без, һичшиксез, бу җимешләрне җыеп алачакбыз», — дип, иртән таң белән бакчаларына баруны ниятлиләр. Аллаһ әйтә: «Алар иңшәә’Әллаһ (Аллаһ теләсә) дип тә әйтмәделәр» (Каләм,18). Шушы саранлыклары өчен төнлә афәт җибәреп Аллаһ аларның бакчаларын юк итә. Таң атканда алар бакчага китәләр. Аллаһ әйтә: «Алар юлда пышылдап кына бер-берсе белән сөйләштеләр: «Бүген үзегезгә мескен кешене кертә күрмәгез» (Каләм, 23, 24). Алар фәкыйрь-мескеннәр күрсә, аларга Аллаһ кушкан гошер садакасын бирәсе була дип куркалар. Барып бакчаларын күрсәләр — ул караңгы төн шикелле шәрә җиргә әверелгән. Алар әйтәләр: «Без адашып икенче җиргә эләктек бугай». Әмма соңыннан үз җирләре икәненә инангач, үкенеп әйтәләр: «Без ризыгыбыздан мәхрүм булдык». Һәм алар арасында иң гадел булганы әйтә: «Мин сезгә Аллаһны искә алыгыз дип әйтмәдемме?!» Шуннан соң алар үзләренең Аллаһка шөкер итмичә тәкәбберләнеп гөнаһ кылганнарын аңлап, тәүбәгә килеп әйтәләр: «Безнең Раббыбыз бөтен кимчелектән пакь (бернәрсәгә мохтаҗ түгел), ә без һәр мизгелдә Аның ярдәменә мохтаҗ икәнебезне онытып, гаделсезлек кылдык». Һәм Аллаһ бу афәт турында әйтә: «Аллаһның дөньядагы газабы шундый булды, ә ахирәттәге (теге дөньядагы) газап күп тапкырга көчлерәк, әгәр дә кешеләр шуны белсәләр иде».
Әбү-л-Галия исемле галим әйткән: «Кем Аллаһка буйсынмый, ул җирдә начарлык таралуга сәбәпче була, чөнки җирнең һәм күкнең төзеклеге Аллаһка буйсыну белән генә була. Аллаһка буйсыну күктән һәм җирдән бәрәкәт килүгә сәбәп булып тора», — ди һәм Коръән аятен укый: «Әгәр шул шәһәрләрнең әһелләре пәйгамбәрләренә иман китерсәләр һәм кушканнарны үтәп, тыелганнардан тыелып, Аллаһы Тәгалә газабыннан саклану чараларын күреп, тәкъва булсалар, Без, һичшиксез, алар өчен күк һәм җир бәрәкәтләрен (нигъмәтләрен) ачар идек. Тик алар пәйгамбәрләренең рисаләтен ялганга чыгардылар. Шунда Без аларны, кәсеп иткәннәре (белә торып кылган гөнаһлары һәм пәйгамбәрләренә итагатьсез булганнары) өчен, газап биреп эләктердек» (Әгъраф, 96).
Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: «Аллаһ беркемгә дә көченнән килмәслек эш йөкләми, булдыра алмаслыкны әмер итми. Һәр кешенең изгелекләр эшләп алган әҗере үзе өчен була. Начарлыклар эшләп җыйган гөнаһларның зарары да — бары тик үзенә». (Бәкара, 286). Аллаһ безне үзебезгә караганда яхшырак белә, шуның өчен Аллаһ кушканны эшләргә вакытыбыз яки малыбыз җитәрлек түгел дип үзебезне алдарга кирәк түгел. Аллаһ Тәгалә безгә Үзенең рәхмәтеннән мәхрүм калмас-ка, ә киресенчә Үзе кушканча изге гамәлләр кылуда ярышучылардан булырга насыйп итсә иде.
Һәр елны районыбызда һәм башка районнарда да оешкан рәвештә гошер җыела. Башта авыллар халкы мәчетләргә китерә, аннан Балтач үзәк мәчетенә китерелә һәм йөк машиналарына төяп, Казандагы дини уку йортларына һәм башка ихтыяҗы булган урыннарга тапшырыла. Бу эштә шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән үзенең зур өлешен Балтач сөт-май комбинаты да кертә. Шушы изге гамәлдә катнашучы һәр кешегә Аллаһ Тәгалә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек һәм малларында бәрәкәтләрен бирсә иде. Әмин.
Гомәр хәзрәт Гомәров,
Балтач үзәк мәчете мәэзине
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев