Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәркәздә белем тамчысы

Күтән түгел «Милли мәгърифәт мәркәзе»ндә Бөрбаш һәм Бөрбаш Сәрдегәне мәктәпләре укучылары булып китте.

Алар мәчетебез, анда урнашкан мәдрәсә һәм музей белән таныштылар. Экскурсиябез һәрвакыттагыча кызыклы, мавыктыргыч, тарихи истәлекләргә бай иде. Өйлә намазы укыгач, балалар тәмле ризыклар белән чәй эчтеләр, зур форматлы интерактив тактада фильм карадылар,  интерактив сенсор өстәлдә галәм турында уен уйнадылар. Балалар белән биредә тагын очрашырга сүз куештык. Безгә кунакка килгән һәр бала файдалы өстәмә мәгълүмат туплап китә. Без дә үз чиратыбызда балаларның белем күленә берничә генә булса да кирәкле белем тамчысы өстәү өчен тырышабыз.

Башкаларны да көтеп калабыз. Башлангыч сыйныф укучылары дүшәмбе-чәршәмбе көннәрендә сәгать 3тән кичке бишенче яртыга кадәр, 5-9 сыйныф укучылары пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә көндезге бердән өчкә кадәр, өлкәннәр җомга көнне иртәнге 10нан унбергә кадәр килә ала. Биредә һәр төркемнең яшь үзенчәлекләрен искә алып, ике сәгатьлек кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы программа булдырылган. Авыллардан, мәхәлләләрдән күмәкләшеп килү мәслихәт.  8-9274-05-96-56 телефоны аша алдан язылырга кирәк.

Айгөл Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгрифәт