Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөселман балалар сабан туенда абсолют батырга скутер тапшырылачак

Көрәштә I, II, III урынга лаек булучыларга акчалата премия биреләчәк.

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). 2019 елның 14 июлендә Балтач районы Бөрбаш авылында уникенче тапкыр Республика мөселман балалар сабан туенда узачак. Сабан туеның абсолют батырына скутер тапшырылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге традицион чара Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән оештырыла. Балалар өчен дип аталса да, бәйрәмне күрергә теләп, республика хөкүмәте вәкилләре, дин әһелләре, Россиянең төрле төбәкләреннән күп санлы кунаклар килә.

Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар – яулыктан булачак. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге – чарага җыелган халыкның бергәләшеп, мәйдан уртасында өйлә намазы укуы.

Сабан туе балаларның Коръән һәм догалар укуы, мөнәҗәт әйтүе, шигырь сөйләве белән үрелеп барачак. Бәйрәм кысаларында сабыйлар өчен төрле уеннар, ярышлар, нәниләрне рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар оештыруы каралган.

Быел Республика мөселман балалар сабан туенда 2001 елда һәм 2001 елдан соң туган ир-балалар һәм егетләр 5 авырлык категориясендә бил алышачак – 36 кг, 50 кг, 65 кг, 75 кг һәм 75 килограммнан югарырак. Абсолют батырга скутер тапшырылачак. Скутер иясен үз авырлыкларында җиңү яулаган көрәшчеләр арасында җирәбә салу юлы белән билгеләү күздә тотыла. Моннан тыш, көрәштә I, II, III урынга лаек булучыларга акчалата премия биреләчәк.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй