Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөселман кешесенә джинс чалбар кию тыеламы?!

«Намаздагы бер күршебез «Джинс чалбар кияргә ярамый», - ди. Бу чыннан да шулаймы. Кайда язылган шулай дип?»

Бер нәрсәне истә калдырырга кирәк: нәрсәдер дин кагыйдәләренә каршы килә икән, бу - харам.

Исламда кием һәм аның сыйфатлары  мәсьәләсендә кагыйдәләр бар. Ләкин кайсы киемне кияргә ярамыий икәнлеге төгәл әйтелми. Без кагыйдәдә язылган сыйфаттан чыгып кына теге яки бу киемнең яравын-ярамавын билгелибез.

Ислам дине кешегә рөхсәт итә:
- эссе һәм суыктан саклый,
- гаурәтен каплый, кешенең башка дин вәкиле булуына ишарә итми торган кием.

Тыела:
- үтә күренмәле кием,
- тәннең төсе күренеп торырлык кием,
- тар һәм тәнгә сыланып торган,
- гаурәтнең контурларын күрсәтеп торган киемнәр.

Шулардан чыгып, джинс кием киюдә гаеп итәрлек берни юк дияргә була. Әмма джинсларның модельләре бик төрле була. Әгәр алар бик тар булса яки тәнгә сыланып торса, аларны кию мәкруһ (порицаемый) булачак.

Әгәр кайсыдыр җирлектә мөселманнар джинс киюгә начар караса, аларның гореф-гадәтләрен ихтирам итү йөзеннән, монда джинс кимәү яхшырак булыр.

("Дин вә мәгыйшәт")

Тулырак: Шәһри Казан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам кием