Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөселманнар җомга көнне нәрсә эшләргә тиеш?

«Айларның иң зуры рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры җомга көне». Җомга – мөселманнар өчен иң мөһим һәм изге көн.

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) дә: «Кояш калыккан көннәрнең иң яхшысы – җомга. Бу көнне Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһиссаләмне яралтты, шул көнне анны җәннәткә кертте һәм шул ук көнне аннан сөрде. Ахырзаман да нәкъ менә шушы көнне җитәчәк», – дигән.

Бу көнне мөселман кешесе:

- госел алырга «Кем дә кем җомга көнне госел алса, аның гөнаһлары һәм хаталары гафу ителә» (Бәйһәкый). Шулай ук мөселман кешесе бу көнне чәч-тырнакларын тәртипкә китереп, тешен чистартып, матур киемнәрен киеп, ислемай сибенеп мәчеткә барса, Мөхәммәд (с.г.с) сөннәтен үтәгән була. Әгәр дә аның нияте Мөхәммәд пәйгамбәргә охшау, аның сөннәтенә иярү булса, Аллаһ Тәгалә моның өчен аңа әҗер-савап яза;

- мәчеткә барып намаз укырга (җомга көнне фәрештәләр намазга килгән кешеләрнең исемнәрен язып баралар. Мөхәммәд (с.г.с) бу турыда шулай ди: «Әгәр дә җомга көне җитсә, мәчетләрнең ишекләре янында фәрештәләр булып, алар намазга иң беренчеләрдән килгән кешеләрнең исемнәрен язып баралар» (Бухари);

- җомга вәгазен тыңларга;

- дога кылырга (Мөхәммәд пәйгамбәр: «Җомга көнендә бер вакыт бар, әгәр дә шул вакытта намаз укучы мөселман кешесе Аллаһтан берәр хәерле нәрсә сораса, Ул аңа аны бирәчәк»);

- күп итеп Аллаһны искә алырга (җомга намазыннан соң Аллаһны күп искә алу – ул сату-алу иткәндә, башка дөньяви эшләрне башкарганда Аллаһка шөкер итүне, Аны мактауны, Аннан кылган гөнаһлар өчен гафу сорауны аңлата).

- "Кәһф" сүрәсен укырга (Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) әйтә: "Кем дә кем Кәһф сүрәсен җомга көнне укыса, ул ике җомга арасында аны нур белән яктыртыр” (әл – Хәким);

- сәдака бирергә;

- туганнарының хәлен белергә;

- зиярәт кылырга;

- саваплы гамәлләр кылырга (җомга көнне кылынган саваплы гамәлләр гөнаһлардан арыну (кәфарәт) буларак кабул ителергә мөмкин);

- тәмле ризыклар пешереп, якыннарын сыйларга тиеш.

Дилбәр Гарифуллина
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җомга көн мөселман