Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мылтык тотып саклап, яклап булмый...

Балаларны саклау, яклау дигәндә без нәрсәне күз алдында тотарга тиеш? Балаларыбызны Аллаһы Тәгалә кушканча, тыйганнарыннан тыелып, үтәргә тиешлесен үтәп, үзләре яши торган җәмгыятьтә лаеклы урыннарын табучы уллар һәм кызлар тәрбияләүне күз алдында тотарга тиешбез. Балаларны мылтык белән түгел, ә аларны дөрес тәрбияләп, туры юлга кертеп җибәрү ысулы белән яклау турында сүз бара

Укыткан-тәрбияләгән оешмалар, туган илләре, туып-үскән җирләре аларның дөрес юлга кереп китүләренә сәбәпче булса, менә бу ил, менә бу әти-әни балалар алдында үзләренең вазифаларын үтәгән санала. Алар шушыны эшли алмасалар, вазифа үтәлмәгән була. Аллаһы Тәгалә каршысында да, бәндәләр каршысында да балалар тәрбиясе өчен, иң беренче чиратта, әти-әни җавап бирә. Баланың тәрбиясе өчен бигрәк тә әнисе җаваплы. Чөнки гаиләнең матди ягын тәэмин итү ирләргә йөкләтелгән. Әгәр гаилә мохтаҗлык кичерә икән, бу вакытта ир кеше гаепле. Билгеле, балалар тәрбиясе әти өстенә дә, әни өстенә дә төшә, әмма күбесенчә әни кеше җавап бирә. Аллаһы Тәгалә каршында да, бәндәләр каршында да.

Җир шарында кеше саны артып тора. Аллаһ Раббыбыз галимнәребез күңелләренә төрле гыйлемнәр, яңалыклар биреп, җирдән күбрәк уңыш алырга, яңадан-яңа энергия чыганакларын табарга ярдәм итеп тора. Галимнәребез ачышлары белән, халык саны күбәйсә дә, җир әле бик күп халыкны сыйдыра ала. Шуңа күрә без бала туудан курыкмаска тиешбез. Аңа нәрсә ашатырмын, ничек киендерермен икән, дип кайгырмыйк, Аллаһ Раббыбыз һәр баланы үзенең ризыгы белән дөньяга китерә. Соңгы елларда хөкүмәтебез, җитәкчеләребез дә бала табучы әниләргә, гаиләләргә матди ярдәмнәр күрсәтә башлады.

Дөньяга килгән баланы без тәрбияләргә тиеш. Бер галим әйткән: “Баланы эскәмиягә аркылы яткыргач, буе эскәмия тактасы киңлеге кадәр булса, шул вакытта тәрбияли башларга кирәк”, – дигән. Ислам галименнән: “Балама өч яшь тулды, кайчан тәрбияли башлыйм икән?” – дип сорагач, ул: “Син балаңны тәрбияли башларга өч ел да тугыз айга соңга калгансың”, – дип җавап биргән. “Баланы кайчан тәрбияли башларга кирәк?” – дип сорагач, Гомәр (р.г.): “Туганчы йөз ел элек”, – дигән.

Димәк, бала адәм рәтле булсын өчен әби белән бабайның да, әти белән әнисенең дә юньле булуы шарт. Аннан соң да юньсез бала туса, без: «Кара, нишләп болай икән бу, әби-бабасы да, әти-әнисе дә бик ипле, әйбәт кешеләр иде?” – дип сорый алабыз. Ә без бүген үзебез, нәфесебезгә хуҗа булмыйча, теләсә нәрсә эшләп йөрибез дә, балаларыбыз начар булса, кешене гаеплибез.

(Ахыры 4нче биттә). (Ахыры. Башы 3нче биттә).

Бала – безнең киләчәгебез. Без телибезме-теләмибезме, яратабызмы-яратмыйбызмы, яшьләрнең кулыннан бер эш тә килми дип зарланабызмы-зарланмыйбызмы – дөнья барыбер шул яшьләргә калачак. Чөнки берәү дә мәңгелек түгел. Берәүләр китеп бара, икенчеләр килеп тора. Әмма килгән һәрбер яңа буын үткән буынга караганда яхшырак булырга тиеш. Әдәп ягыннан да, гыйлем ягыннан да, сәламәтлек ягыннан да. Әти-әниләр, җәмгыять менә шушыны кайгыртырга тиеш.

Балаларның да безнең өстә хаклары бар. Әти-әнинең дә балалар өстендә хаклары бик күп. Иң беренче, әти булган кеше хәләл ризыкны кайгыртырга тиеш. Никахлаштыңмы, ана карынында бала яралдымы, әни кеше хәләл ризык кына ашарга тиеш. Аллаһ Раббыбыз әйтә: “Баланы ана карынында ничек итеп яралту минем эш: кара чәчле буламы, сарымы, озын буйлы буламы, кыска буйлымы? Әмма мин баланы ананың ашаган ризыгыннан бар итәрмен, аның тәнен ананың ашаган ризыгыннан җыярмын”, – ди.

Дүрт ай да 10 көндә, фәрештәләр балага җан иңдергәннән соң, Аллаһ Раббыбыз яңадан баланы биш айга ана карынында калдыра, аның холкы, гадәте формалашсын дип. Менә бу вакытта әни кеше тынычлыкка мохтаҗ. Безнең хатын-кызларыбыз бу вакытта да җир җимертеп эшләп йөриләр. Эштә тавышланалар, өйдә дә тынычлык тапмыйлар. Дөньяга килгәннән соң да без балага хәләл ризыклар ашатырга, күркәм тәрбия бирергә тиеш.

Бәдиүззаман Сәид Нурси хәзрәтләре Төркиядә зур ислам галиме була. Аның мәктәптә укыганда ук тыңлаучан, белемле, зирәк бала икәне беленә. Укытучысы кызыксынып, гаиләләренә бара. Барып керсә, әнисе генә өйдә икән. “Бу баланы ничек шушындый итеп үстердең?” – дип сорагач, әнисе: “Мин аны тәһарәтсез килеш кулыма алмадым, “бисмилләһ” әйтмичә, авызына ризык каптырмадым”, – ди. Бераздан әтиләре сыерларын алып кайтып керә. Һәр сыерның авызына капчык киертеп куйган. Теге укытучы сорый: “Нишләп болай иттең?” – ди.

–Мин, – ди, – сыерларны алып кайтканда берничә кешенең җире аркылы үтәм, чит кешенең печәнен кабып, балаларыма хәрам ризык кермәсен дип теләдем...

Без бүген ничек алып кайтабыз сыерны? Өйгә кайтканчы тамагын туйдырсын, өйдәгесен генә ашамасын дибез. Әгәр без, балабыз дөрес юлда йөрсен дип телибез икән, һәр гамәлебез турында, бүгеннән уйларга тиешбез.

Бала дөньяга килүгә, әти-әнисе аңа күркәм исем кушарга тиеш (бу хакта алдагы кушымтабызда вәгазь басылды). Баланың исеме күркәм булгач, ризыгы да хәләл булырга тиеш. Бер авылда берәү мактана ди: “Минем малай бик көчле”, – дип. “Каян белдең?” – дип сорагач, “Кичә сугып еккан иде, көчкә тордым”, – дигән әти кеше. Хәрам ризык ашатып үстергәч, шулай була инде.

Әти-әни балага дөньяви белем бирү турында да кайгыртырга бурычлы. Гыйлемсез яшәп булмый. Аллаһның рәхмәте булсын: хөкүмәтебез мәктәпләрне төзеткән, укытучыларны куйган, фәннәр укытыла. Ата-ана, баласы мәктәптән кайткач, нинди билге алдың дип, кызыксынып, тикшереп торырга тиеш. Начар укыйсың дип каһәрләр өчен түгел. Чөнки төрле кешенең мөмкинлеге төрлечә. Ун литрлы чиләккә унбиш литр су салып булмаган кебек, бала да үз башына сыйдыра алган хәтлене генә үзләштерә.

Балага дини гыйлем бирү дә зарури. Бу бурыч әти-әни өстендә. Бала фарызның – фарыз, хәрамнең хәрам икәнен белеп үсәргә тиеш.

Дүртенчедән, гаиләдә тынычлык булырга тиеш.

Бер галим бер йорт яныннан үтеп бара икән. Бала атасына кычкыра, сугып та җибәрә. Галим теге балага: «Нигә алай эшлисез?» – дигән. Атасы әйткән: «И-и, мөхтәрәм  галим, – дигән, – бу минем гөнаһларыма күрә мөнәсәбәт. Мин дә әтиемә шулай кычкыра, суга идем. Минем балам да миңа шул ук сүзне кычкыра, мин әтиемә суккан җиремә суга”...

Без әти-әниләребезгә нинди мөнәсәбәттә булсак, Аллаһы Раббыбыз балаларыбызга да шуны күрсәтергә мөмкин. Димәк, гаиләдә әти-әниләрне хөрмәтләү – ул киләчәктә үзебезгә хөрмәт дигән сүз. Шулай ук ир кеше хатынын, хатын кеше ирен балалары алдында, башкалар алдында да хурламаска тиеш. Ир кеше балада анасына карата хөрмәт тәрбияләргә тиеш, әни кеше – әтисенә карата. Шулай иткәндә генә бала игелекле булып җитлегә.

Һәр агач җирдә үсә, орлык бирә, үзеннән соң нәсел калдыра. Адәм балалары да үзләреннән соң нәсел калдыра. Без үзебездән соң калган буынның мәгърифәте дә, белеме дә булсын дисәк, аларны, әлбәттә, ислам кушканча яшәргә өйрәтергә, шуны таләп итәргә кирәк. Казан урамы буйлап Америкадан килгән бер кеше бара икән. “Урамнарның чисталыгы өчен көрәшик”, – дип, зур итеп язылган язуны күргән дә: “Урамнарның чисталыгы өчен көрәшергә кирәкми, себерке алып себерергә генә кирәк бит”, – дигән ди. Шуның кебек, һәркайсыбызга да эшләргә кирәк, җәмәгать. Хөкүмәтне дә, мәктәпне, балалар бакчаларын да гаепләп түгел. Балалар үзебезнеке. Ни булса да, алар белән без күрәсе, шуңа күрә бала тәрбиясе бөтен эшкә караганда да беренче урында булырга тиеш.

Халыкара балаларны яклау көне икән, безгә тагын бер кат исебезгә төшерергә кирәк: без шушы балаларыбыз өчен барысын да эшләдекме? Эшлибезме? Аларның ризыклары хәләлме, алар Аллаһы Тәгаләнең кануннарын беләләрме? Барыбызга да Аллаһ кануннары буенча яшәргә, иманлы, игелекле балалалар үстереп, игелекләрен күрергә насыйп булса иде.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев