Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Намаз уку серләре (дәвамы)

Намаз - тән күнегүләре генә түгел.

Аллаһы Тәгалә безгә намаз гыйбадәтен иртәнге, төшке һәм кичке физик күнегүләр буларак түгел, бәлки безгә Аллаһыны искә төшерүче, үзеңнең кем булуыңны һәм Аның Кем булуын онытмас өчен бирде. Зәгыйфь коллар тәүлегенә биш мәртәбә Галәмнәр Хуҗасы, һәрнәрсәне Күрүче, Ишетүче, Кайгыртучы булган Аллаһ каршына басып, үзләренең бер Аның колы булуларын, бер Аңа гыйбадәт кылуларын таныйлар һәм шуны игълан итәләр.
Аллаһы Тәгалә: "Дөреслектә, Мин - Аллаһ. Миннән башка һичбер хак иляһ юк, Миңа гына гыйбадәт кыл һәм Мине искә алу өчен намаз укы", - дип әйтә ("Таһә" сүрәсе, 14нче аять).
Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәткә лаек булган һичбер зат юк. Шуңа күрә без Аңа гына гыйбадәт кылырга һәм намазыбызны да Аны искә алу, Аны бөекләү өчен укырга тиешбез. Намазның төп максаты да шундадыр. Әгәр кешеләр үз өсләрендәге намазларын укып та, күңелләре белән Аллаһыны искә алмасалар, Аллаһыны бөекләмәсәләр, димәк, намазның асыл максаты үтәлми.
Намазның хикмәте - Аллаһыны зикер итү, күңелең, телең һәм бөтен тәнең белән Раббыңны искә алу булып тора. Әмма тәнең намазлыкта булып, калебең дөнья диңгезеннән чыга алмаса, кайдадыр кибеттә, базарда йөрсә, Аллаһ каршында гафил калеб белән кылынган гыйбадәтнең кыйммәте булырмы? Аллаһы Тәгалә Коръәндә: "...һәм гафилләр җөмләсеннән булма", - дип әйтте ("Әл-Әгъраф" сүрәсе, 205нче аять).
Сәхабәләр заманыннан бүгенге көнгә кадәр Ислам өммәте күп хәерле нәрсәләрне югалтты. Әмма Пәйгамбәребездән соң мө селманнарның иң беренче югалткан нәрсәсе - намазда түбәнчелек сый фаты. Әбү Дарда тапшырган хәдистә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с): "Бу өммәт иң беренче югалтачак нәрсә хушуглык - түбәнчелек, ахыр чиктә син өммәттән бер хуушуглык иясен дә күрмәссең", - диде (Сахих дәрәҗәсендәге риваять).
Фото: http://www.moona.ru/?p=355
Башы: Намаз уку серләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250