Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Намаз укуны бер башлап, бер ташласаң, нәрсә була?

Намазга басу – зур бүләк.

Көндәлек тормышыбыз сораулардан тора. Нәрсә хак, нәрсә ялган? Ничек дөресрәк? Бүгенге сәхифәбезне укучыларыбыздан килгән сорауларга багышларга булдык. Сорауларга ачыклык кертүне сорап, Раил хәзрәт Фәйзрахмановка мөрәҗәгать иттек. Намаз укуны бер башлап, бер ташласаң, нәрсә була? Шәфкать Г. —

Кеше бер мәртәбә намазга басып, мәшәкатьләр сәбәпле, намазын ташласа, соңрак тәүбәгә килеп, Аллаһтан кичерү сорап, гыйбадәткә кире кайтса, Аллаһы Тәгалә кичерер. Әмма сәбәпсез, Аллаһы Тәгалә хөкемнәреннән тайпылып, намазын калдырса, бу бик куркыныч. Кыямәттә Аллаһы Тәгаләнең газабы катырак булырга мөмкин. Намазга басу — зур бүләк. Намаз уку мөмкинлеген бик аз кешеләргә генә бирә. Аллаһы Тәгалә машинасын, йортын, байлыгын бөтен кешегә дә бирергә мөмкин. Әмма иман ләззәтен сайлап кына бирә. Мондый бүләкне югалтудан куркырга кирәк!

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш