Намаз укыганда сүрәләрне яттан белмәсәң, карап укырга ярыймы? Бу очракта намаз кабул буламы?
«Бөтенләй укымауга караганда кешенең намазны кәгазьдән карап булса да укуы хәерлерәк»
Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавабы:
-Бу очракта да төрле фикер яши. Галимнәрнең бер ише әйтүенчә, сүрәләрне карап укырга ярамый. Икенчеләре моның бер зыяны да юк дигән фикердә. Әмма шунысы хак: мондый кисәк сүз белән кешене куркытырга кирәкми.
Намаз укырга өйрәнгән чорда кеше сүрәләрне карамыйча булдыра алмый. Бөтенләй укымауга караганда кешенең намазны кәгазьдән карап булса да укуы хәерлерәк. Аннары үзеннән-үзе сүрәләр дә ятланачак.
Намазны карап укырга ярамый, дип өздереп әйтсәк, кешенең күңеле кайтырга, ул намазга басмаска мөмкин.
Чыганак: Динем - ислам
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев