Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Намаз укыганда телефон шалтыраса?

Намаз укыган вакытта телефонны сүндерергә бүленү намазны бозарга мөмкин.

Кайчагында намаз укыганда телефон шалтырый. Чит нәрсәләргә игътибарны җәлеп итәргә ярамаганын беләм. Әмма мөһим шалтырату булырга да мөмкин бит. Намаз вакытында телефон шалтыраса, аны сүндерергә ярыймы?

Татарстан Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт МӨБӘРӘКОВ җавап бирә.

— Намаз укыган вакытта телефонны сүндерергә бүленү намазны бозарга мөмкин. Шәригать моны гамәл кәсиргә кертеп карый. Гамәл кәсир ул — намаз эчендә намазны бозу ихтималы булган хәрәкәтләр саны.

Шул ук вакытта әгәр намаз укучы кеше бер кулы белән генә телефонын сүндерсә, аны сүндергәндә өч хәрәкәт ясамаса, бу хәрәкәтнең гамәл кәсиргә кермәве дә бар һәм әлеге очракта намаз бозылмый, дип яза Ирек мәйданы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев