Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Намаз укырга өйрәнергә ярдәм итә торган кушымта чыкты

Эшләүчеләрнең сүзләренә караганда, бу кушымта ярдәмендә биш вакыт намазны һәм өстәмә догаларны җиңел генә өйрәнеп була.

Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти шәех Равил Гайнетдингә Animarium проектына нигез салган Артур Әхмәтҗанов һәм Эльдар Шәрипов яңа уникаль эшләнмәне күрсәтте. Очрашуда Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов та катнашты.

Очрашуда Animarium вәкилләре мөфтигә «I Can Pray» яңа уникаль интерактив кушымта тәкъдим иттеләр. Эшләүчеләрнең сүзләренә караганда, бу кушымта ярдәмендә биш вакыт намазны һәм өстәмә догаларны җиңел генә өйрәнеп була. «I Can Pray» белем бирү проекты дин юлына баскан төрле яшьтәге кешеләргә туры килә.

Кунаклар Россия Мөселманнары башлыгына BrosLab (БросЛаб) лабораториясенең «Мәскәү Җәмигъ мәчете» агач конструкторын да тәкъдим итте. Россия мөселманнарының төп гыйбадәтханәсе — Мәскәү җәмигъ мәчетенең төгәл күчермәсен бөтен гаилә белән җыярга мөмкин.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: намаз