Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Намаздан соң тәсбих тарту мәҗбүриме?»

Әлеге сорауга "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

- Баштарак фарыз һәм сөннәт гамәлләргә ачыклык кертик. Фарыз ул - Аллаhы Тәгалә тарафыннан боерылган гамәлләр. Аларны вакытың, теләгең бармы-юкмы, һичшиксез үтәргә тиешсең. Аны кылган кеше саваплы, кылмаган кеше гөнаhлы булыр. Ә сөннәт ул - үтәсәң - савап, үтәмәсәң, гөнаһ саналмый торган гамәлләр.

Дисбе тарту исә сөннәт санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең һәр намазыннан соң тәсбих тартуын беләбез. Без дә аңардан үрнәк алыр­га тиешбез. Әгәр дә инде вакытың булмаса, каядыр соңга каласы булсаң, тәсбих тартмасаң да ярый, гөнаһлы булмыйбыз.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: намаз тәсбих тарту