Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Нәрсә җитә ана булуга?..

Ни өчен хатын-кызларны «гүзәл зат» дип йөртәләр?

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.

Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин.

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүл-лааһи үә бәракәәтүһ.

Ни өчен хатын-кызларны «гүзәл зат» дип йөртәләр? Чибәр булганнары өченме? Әллә күлмәкләре, бизәнү әйберләре матур булгангамы? Тагын бер сорау — кеше күңелендә кала торган иң истәлекле, иң көтеп алынган вакыйга нәрсә? Әлбәттә, дөньяга сабый бала тууы. Яңа туган сабыйдан да күркәмрәк, аннан да кадерлерәк, гүзәлрәк нәрсә юк. Аны һәркем көтеп ала, сөенә, бер-берсен котлый, шатлыктан күзләр яшьләнә... Менә шушы матурлыкны дөньяга әни кеше тудыра. Шуңа да без хатын-кызларыбызны «гүзәл зат» дип йөртәбез. Ә хатын-кызның дәрәҗәсе, җәмгыятьтәге урыны дөньяга күпме гүзәллек тудыруына, аларны ничек тәрбияләвенә карап бирелергә тиеш. Баланы алып кайту гына түгел, аны җәмгыятькә файдалы итеп тәрбияләү дә зарур.

Һади Такташ:

Ана — бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга! — дип язган.

Балаларыбызны рәхмәт фәрештәләренең сүзен ишетерлек итеп үстерү — барыбызның да, ә беренче чиратта, әниләрнең бурычы. Кешелек дөньясы чишәргә тиешле бердәнбер мәсьәлә дә — камил кеше тәрбияләү. Әгәр җәмгыять бу мәсьәләне хәл итә алса, Җир шарында эчүчелек, наркомания, фахишәлек, җинаятьчелек кебек мәсьәләләр үзеннән-үзе хәл ителер. Кешелек дөньясы тәрбия мәсьәләсен чишә алмаса, тупланган матди байлык сөенеч урынына көенеч кенә китерәчәк. Бу җәһәттән караганда, җир йөзендә бердәнбер һөнәр дә — әти-әни булу. Әлеге эштә без профессионал була алмасак, башка өлкәләрдә ирешкән уңышларыбызның нәтиҗәсе бик кечкенә булачак.

Без яши торган җәмгыять һәм без, үзебез, бүген әниләрне зурлыйбызмы, балаларыбызны әни булырга әзерлибезме?.. Соңгы елларда календарьга кергән Әниләр көнен генә алыйк. Аны чын-чынлап бәйрәм иткәнебез дә юк бит. Дөрестән дә, 8 Март бәйрәмендә һәрберебез ыгы-зыгы килә, чәчәкләр, бүләкләр ала, котлау сүзләре яңгырата. 

8 Мартта бүләк бирүне гаепләүчеләр дә бар. Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Бүләк бирешегез, араларыгыз якынаер», — дигән. Кешелекнең гүзәл яртысы булган хатын-кызларны котлап бүләк бирүдән куркырга да, аннан гөнаһ эзләргә дә кирәк түгел. Әмма дәрәҗәсе ягыннан Әниләр көне бик күпкә өстенрәк, югарырак булырга тиеш. Кызганыч, әниләребезне зурларга, хөрмәтләргә вакыт җитте дип акылыбызга килгәндә, алар инде арабыздан китеп барган булалар. Шагыйрь:

Вакыт җиткәч кенә кадерләргә,
Әниләрне илтеп куйдык каберләргә, — дип бик дөрес әйтә.

Җәмгыятебездә бу мәсьәлә, чыннан да, дөрес куелмаган: хатын-кызны без иң беренче ана булганы өчен кадерләргә тиеш. Хатын-кызның төп вазифасы — бала алып кайту, бала үстерү. Җәмгыять дөрес булсын дисәк, кызларыбызны булачак ана итеп тәрбияләргә кирәк. Моның өчен хөкүмәтебез әни хезмәтен зурларга, бәяләргә тиеш. Менә без кечкенә вакытта бәби акчасы дигән әйбер бар иде. Дүртенче, бишенче баласын тапкач, хәйран акча алалар иде. Ә хәзер асрамага бала алучыга пособие бар, ә үзенекен — өченче, дүртенче баласын алып кайтса да — түләмиләр. Аларны да үстерергә кирәк бит! Авылда мәктәпләр ябыла, эш урыннары юк, өйләнмәгән егетләр арта. Менә шушы өченче, дүртенче, бишенче бала уналты яшькә җиткәнче бишәр мең генә акча бирсәләр дә, яшьләр авылда торырлар иде. Әни кешенең шушы яллары стажга да керсен, биш-алты бала үстергән әни, бер җирдә эшләмәвенә карамас-тан, пенсия дә алсын иде. Ул бит инде Ватан алдындагы бурычын үтәгән. Ана хезмәте, җирдә эшләүче хезмәте бәяләнми безнең илдә. Менә шуңа күрә ике зур проблемабыз бар: берсе — кысыр җирләр, икенчесе — кысыр хатыннар...

Авылда шәҗәрәләр буенча чара бара. «Без тимерче хатын-кызны, шофер хатын-кызны, тагын фәләнне чакырдык», — дип сөйли берсе. Соң бит шәҗәрәне дәвам итәр өчен тимерче, шофёр түгел, әни кирәк! Авылда иң күп оныклы дәү әни кем — белмибез, иң күп балалы әни дип, аны бер бәйрәмгә дә чакырмыйбыз. Монысы язучы хатын-кыз, монысы композитор дип хөрмәтлибез. Бу эшләрне ирләр дә эшли ала, ә менә баланы алар таба алмый. Ә кызларыбыз тормышка чыгып, бала тәрбияләп утырасы урында, эшкә бару ягын карый. Күбесе ачка үлүдән куркып эшләми бит, бары кеше янында үзен, күлмәген күрсәтәсе килә. Әлбәттә, хатыны акча таба икән, ир ялкаулана, җитмәсә, уллары да шуны күреп үсә. Хатын-кыз менә нинди начарлык эшли җәмгыятькә. Без инде хәзер ничә буын хатын-кыз җилкәсенә салынып ята торган җебегән ирләр тәрбиялибез.

Кайберәүләр шәригатьтә яратуга урын аз, ди. Ә тормышта яратуга урын каралганмы соң? Нәрсә ул ярату? Ярату — ул үзең турында онытып, яраткан кешеңә хезмәт итүдән тәм табу. Әти- әни баласын ярата, баласы бәхетле булса — әти-әни бәхетле.

Хатыныңны яратасың икән, син аңа уңайлык тудырудан тәм табарга тиеш. Хатын ирен ярата икән — иренә уңайлык тудырудан тәм таба. Бер акыл иясе: «Әгәр хатын ире өчен, ире хатыны өчен уңайлык тудырырга бар сәләтен куйса, ул йорттан бәхет беркайчан да чыгып китмәс», — дигән.
Шөкер, матур итеп, шәригать кушканча яшәүче гаиләләр дә бар. Менә шундый гаиләләрне үрнәк итеп күрсәтергә кирәк. Мәктәптә очрашулар оештырганда күп балалы әниләрне чакырырга, аларны зурларга: бүләкләр, ял йортларына юлламалар бирергә кирәк. Балалар шуны күреп үссен.
Әлхәмдүлилләһ, соңгы вакытларда телевизордан күп балалы гаиләләр турында матур гына тапшырулар бара. Әмма күрсәтелгән күпчелек гаиләләрдә асрамага алган балалар. Аларга Аллаһының рәхмәте булсын, чит баланы кеше итү җайлы түгел. Ләкин асрамага бала алып илдәге демографик хәлне яхшыртып булмый. Кызганыч, бала табып үстерүгә караганда, алып үстерү икътисади яктан отышлырак. Бу мантыйкка сыя торган эш түгел.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, 
Бөрбаш авылы имам-хатыйбы, Балтач районы мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш