Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Нәфел уразалары

ӘлхәмдуЛлилләһ, безгә фарыз итеп йөкләнгән Рамазан уразасын Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән тотарга насыйп булды.

Бу изге айда башка төрле гыйбадәтләрне дә арттырырга тырыштык: тәравих, тәһәҗҗүд намазларын укыдык, Коръәнне укып чыгарга тырыштык, догалар күп итеп кылдык, фитыр сәдакалары бирдек, кайберләребез игътикәф кылдылар.
Рамазан ае тәмамланды дип, гыйбадәтләрнең саны кимемәсен иде. Коръәнне укып чыгуны, тәһәҗҗүд намазларын кылуны, сөннәт уразаларын тотуны, догаларны күп итеп укуны ураза беткәч тә дәвам итәргә кирәк. Һәм шул дәвамлылык буенча уразаның кабул булганы-булмаганы да беленеп торачак. Аллаһ Илчесе (с.г.в.с.): «Кем исә рамазан аеннан соң алты көнне ураза тотып ияртсә, ел буе ураза тоткан кебек булыр» - дип әйткән. Шушы шәүвәл аеның алты көнен рамазанга тоташтырып Ураза тоту - ул Аллаһ Тәгалә безгә рамазан аенда ураза тотарга ирек биргәне өчен шөкранабызны белгертер өчен, изгелекләрне арттырыр өчен, итагатьне сөюгә һәм гыйбадәтләрне даими рәвештә кылуны теләүгә дәлил булып тора.
Шәүвәл аенда үзең теләгән көннәрне бер тоташтан яисә аерым-аерым ураза тотсаң да рөхсәт. Көннәр аерым-аерым тотылганда дүшәмбе, атна кич ураза тоту хәерлерәк булыр. Әгәр дә кеше дүшәмбе белән атна кичтән башка вакытта да ураза тота торган булса, ул өстәмә рәвештә 6 көнне шәүвәл аеның башка көннәрендә ураза тота ала. Аерым көннәрдә ураза тотканда, җомга, шимбә, якшәмбе көннәрне ураза тотмыйча калдыру хәерлерәк. Бу җомга көнен рузә белән авырайтмас өчен һәм яһүдиләр белән насараларның (христианнарның) бәйрәмнәрен ураза белән зурламас өчен кылына. Ләкин ураза бер тоташтан тотылса, бу соңгы кагыйдә эшләми.
Инде икенче нәфел рузәләргә күчик. Аллаһ Илчесе (с.г.в.с.): «Рамазаннан кала иң хәерле рузә мөхәррәм аеның рузәсе һәм фарыз намазыннан кала иң хәерле намаз - төнге намаз», - дигән. Ибн Габбас : «Аллаһ илчесе Гашура ураза тотты һәм ул көнне ураза тотарга кушты», - дигән. (Әл-Бохари белән Мөслим риваять кылдылар).
Бу хәдистән аңлашы­ганча, мөхәррәм аенда, кайсы көне булуына карамастан, ураза тотылса, ул рамазан аеның уразасыннан соң иң хәерлеләрдән санала. Һәм аерым рәвештә бу айда Тәсуга һәм Гашура көннәрне, ягъни 9-10-ысында рузә тоту сөннәт гамәл. Бу уразаның савабы һәм фазыйләте - узган елның кечкенә гөнаһларын җуйдыруында. Яһүдиләрдән аерылыр өчен мөселманнар ике көн ураза тоталар, чөнки алар бер көнне, 10сында гына ураза тотканнар.
Гаишә (г.с.): «Пәйгамбәр (с.г.в.с.) бер айны да шәгъбан аенда кебек күп итеп ураза тотмады, чынбарлыкта ул аны тулысынча ураза тотты», - дигән. Күпчелек галимнәр шәгъбән аеның икенче яртысында ураза тотуны хупламыйлар. Чөнки кешенең рамазан аена таза, нык, төрле рәвештә әзер булып керүе хәерлерәк.
Гөнаһларны җуйдыру фазыйләте буенча Гарәфә көне рузәсенә тиңнәр юк. Сәхабә Ибн Катадә Пәйгамбәребез (с.г.в.с)нән Гарәфә кө­нендә ураза тоту турында сораганнарын әйткән. Рәсүлебез: «Узган елның һәм киләсенең гөнаһларын җуйдыра», - дигән. (Мөслим риваять кыла.) Аллаһ Илчесе (с.г.в.с.): «Бу көннәрдән башка изге гамәл кылыр өчен Аллаһ Тәгаләгә якынрак көннәр юктыр», - дигән. Монда зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне турында сүз бара. Инде аңлашыла, ураза да изге гамәлләр җөмләсеннән. Ә ошбу 10 көннең иң хәерлесе - Гарәфә көненең фазыйләте.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нән дүшәмбе көнне ураза тоту турында сорагач, Рәсүлебез: «Ул көнне мин тудым, Пәйгамбәр булдым яисә миңа вәхи иңдерелде», - диде (Мөслим риваять кыла). Аллаһ Илчесе (с.г.в.с): «Атналык гамәлләр дүшәмбе белән атна кич күккә иңәләр, һәм мин ураза тоткан чакта аларның күккә ашуын телим», - дигән (Әт-Тирмизи риваять кыла).
Әбу Һурайрадан килгәнчә, «Минем иң якын дустым (с.г.в.с.) өч нәрсәне васыять итеп калдырды: һәрбер айны 3 көнне ураза тотуны, духа намазының 2 рәкәгатен һәм йоклар алдыннан витер-вәҗеб намазын укуны» (әл-Бохари белән Мөс­лим китерәләр). Аллаһ Илчесе: «Һәрбер айны 3 көн рузә тоту ел буе ураза тоткандай була», - дигән. Һәм Пәйгамбәребез шулай ук: «Әгәр айдан 3 көн тотсаң, 13-ен, 14-ен һәм 15-ен тот», - дигән. Милхән улы Катәдә әйткән: «Аллаһ Илчесе (с.г.в.с.) безгә «аклык көннәрендә» ураза тотарга кушты: 13-ендә, 14-ендә һәм 15-ендә». Аклык көннәре - ул айның тулы чагы, чөнки ул вакытта ай яктысында төннәр бик якты булалар. Безгә элекке өммәтләрдән мирас булып калган уразалар да бар. Шулардан берсе, Муса (г.с.) калган Гашура көне, икенчесе Давыд (г.с.) рузәсе. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) Гамр Ибнуль-Гас улы Габдуллаһка әйткән: «Бер көн ураза тот, икенче көн тотма. Шул Давыд (г.с.)нең уразасы булыр. Һәм ул - иң тугры ураза». Әйттем: «Ий Аллаһ Илчесе, мин аннан да артыграгын булдырам». Рәсүлебез әйтте: «Аннан да артыграгы юк».
Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов,
Ижау Җәмигъ мәчете.
Фото: https://vk.com/wall-65811192?own=1&offset=520

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250