Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Нәфесеңә хуҗа булмасаӊ, җәмгыятьтә тәртип була алмый (+фото)

14 нче майда, Рамазан аеның 9нче көнендә Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин бистәнеӊ үзәк мәчетендә булды. Анда районыбызныӊ хужалык рәисләре, предприятие-оешма җитәкчеләре катнашты.

Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенеӊ үзенеӊ чыгышында әйтеп узганча, адәм баласының бөтен гомере — акыл белән нәфес көрәше. Гомерең хаталар һәм ялгышлар җыентыгына әйләнмәсен дисәң, акылыңны намаз белән, нәфесеңне ураза белән тәрбиялә. Акылың да, нәфесең дә тәртипсез икән, беркем дә, бернинди оешма да синнән тәртипле кеше ясый алмый инде. Димәк, җәмгыятьтә дә тәртип була алмый, чөнки күп вакыт үзләре дә шул нәфес коллары булып кала бирәләр. Без кешечә яшәсен өчен Аллаһ Раббыбыз дин биргән, Коръән иңдергән, үзенең пәйгамбәрләрен җибәргән. Гомеребез, бәйрәмнәребез, яшәешебез хәрәмнәрсез, Аллаһ риза булырлык итеп үтәргә тиеш. Бу исәптән ураза гамәле аерым урын алып тора, чөнки Аллаһы Тәгалә аныӊ әжерен үзе бирәчәк, диде Җөмһуриятебезнеӊ Баш казые. Районда инде яхшы традициягә кергән ифтар мәҗлесләрен үткәрү өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ чыгышында ураза тотучыларга сабырлык теләде. Районбыз кырларында язгы чәчү тәмамланып килә, мул уӊыш алырбыз, дип, маӊгай тирен түгеп, көндәлек хезмәттә авыл халык ышаныч белән яши. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән шушы тырышканнар бушка китмәсен, мул уӊыш алып, куанырга насыйп булсын, дип белдерде район башлыгы. Җитәкчеләр катнашында җәмәгать белән ахшам намазы укылгач, биредә үк ифтар мәҗлесе үткәрелде. Авыз ачу мәҗлесенә 350 урынга мул өстәл әзерләнгән иде. Соӊыннан анда катнашкан мөселманнар сый-хөрмәт өчен рәхмәтләрен белдерделәр һәм алда торган эшләрне башкарып чыгуда җиңеллекләр сорап дога кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев