Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Нигә Раббәнәә догасының соңгы өлешен укымыйлар?

Мин әби-бабай белән үскән кеше, әле дә алар өйрәткән догаларны беләм. Гел игътибар итәм ...

Мин әби-бабай белән үскән кеше, әле дә алар өйрәткән догаларны беләм. Гел игътибар итәм, хәзер мулла-абыстайлар да, дин тотучылар да Раббәнәә әәтинәә догасының соңгы тынышын укымый. Сәбәп нидә, ул өлешендәге мәгънәсе нәрсәне аңлата?

Булат.

Сүз әлеге доганың “Вәхшүрнәә яумәлкыяйәәмәти мәгәль-әбрар” дигән өлеше турында бара. Бу сорауга җавап Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең “ Бәхетлеләр календаре 2018”дә бар.

“...Әлеге догада булган икенче өлешне кайберәүләр укырга ярамый дигән булалар, ул кешеләр ялгышалар, бәлки алар ул сүзләрнең мәгънәсен белмиләрдер. “Һәм кыямәт көнендә изгеләр белән бергә кубарылырга насыйп әйлә" – безнең ата-бабаларыбыз гасырлар буе "Раббәнәә" догасына кушылган өл”шен калдырмыйча укып килделәр һәм аны уку бик урынлы һәм бик саваплы гамәл... Доганың икенче өлешен укымагыз дип әйтү, “кыямәт көнендә изгеләр белән бергә булырга теләмәгез”, дигән мәгънәне үз эченә ала”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорау-җавап