Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Никахлар да хәзер туй кебек үтә

Мәчеткә янәшә генә мәҗлесләр үткәрү залы да эшләп куйганнар...

Күптән түгел  Казанның Нагорный бистәсендәге ”Иман нуры” мәчетендә  Казан яшьләре  Чулпан ( Балтач оныгы) белән Сабирның никах мәҗлесендә булырга туры килде. Мәчетнең матурлыгына, мулланың никах укуына таң калып кайттык. Никах уку залына урындыклар урнаштырылган, каршыда мулла никахлаштырып кына калмый, үтемле вәгазь дә сөйли, сәгать дигәнебез мизгел эчендә узды, Нияз хәзрәтнең сөйләгәнен тагын-тагын тыңлыйсы иде дип утырдык. Мәчеткә янәшә генә мәҗлесләр үткәрү залы да эшләп куйганнар, бар да Татартсанның Диния нәзарәте белән килешенгән, ди. Биредә үткән мәҗлеснең ихласлыгы, тәрбияви яктан камиллеге, бары тик мәгънәле җырлар гына башкарылуы (әти-әни кадере, ир белән хатын тигезлеге) турында  мактап кына бетерерлек түгел. Бездә никах мәҗлесләрен бик матур үткәрә,  дип Җәлил хәзрәтне мактасалар, мин Казаннан Нияз хәзрәтне мактый-мактый,  үзебезнең Җәлили хәзрәт алып барган мәҗлесләрне дә күрергә язсын иде, дип кайттым.

Менә шулай, җәмәгать, никахлар да хәзер туй кебек үтә икән. Кияүгә бирәсе кызлары булганнар белеп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет