Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Нинди өч кеше җәннәткә керми?

Балалар әти-әнисенә буйсынырга, аларны тыңларга, ихтирам итәргә, аларга карата йомшак һәм рәхмәтле булырга тиешләр.

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында җәннәткә кертелми торган 3 кеше турында аңлаттылар.

Бу 3 кеше җәннәткә кермәячәк:

Балалар әти-әнисенә буйсынырга, аларны тыңларга, ихтирам итәргә, аларга карата йомшак һәм рәхмәтле булырга тиешләр. Ана кеше аеруча зур хөрмәткә лаек булырга тиеш, чөнки бу — ананың хакы. Ул йөкле вакытта бөтен авырту һәм авырлыкларны күтәрә, баласын имезә һәм тәрбияли.

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын):

«Җәннәткә 3 төрле кеше кермәячәк: әти-әнисенә буйсынмаган кеше, зинада арадашчы булып йөргән кеше, ир-атка охшарга тырышкан хатын-кыз», — дигән.

Балалар әти-әниләрен олыгайган көннәрендә кайгыртырга, карарга тиеш: «Аллаһ фәкать Аңа гына гыйбадәт кылырга хөкем итте вә ата-анага изгелек кылырга әмер бирде. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга „уф“ та димә, тавыш күтәрмә, ә мөлаем сүзләр сөйлә! Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй!

„Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кылчы!“ — дип әйт». («Бәни Исраил» сүрәсе, 23-24 аятьләр)

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын): «Иң куркыныч гөнаһны кеше әти-әнисен түбәнсеткәндә кыла», — дип әйткән.

Әмма ислам дине ата-ана баласын диннән ерагайтырга тырышканда, аларны тыңламаска һәм буйсынмаска рөхсәт итә:

«Әгәр ата-анаң сине дәлилең булмаган нәрсәне Миңа шәрик итүеңә көчләсәләр, син аларга итагать итмә». («Локман» сүрәсе, 15 аять)

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәннәт