Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Нөнәгәр мәктәбенең башланыч сыйныф укучылары Балтач үзәк мәчетендә экскурсиядә (+фотолар)

Комзавод авылы  имамы  Минмуллин Рифат Гафиулла улы  һәм  Нөнәгәр  авылы мәчете   ярдәме белән Нөнәгәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф  укучылары өчен Балтач бистәсендә урнашкан Үзәк мәчеткә экскурсия оештырылды.

Экскурсиянең максаты: укучыларда мәчет һәм ислам дине белән кызыксыну уяту,  үзебезнең  динебезгә, милләтебезгә, башка  диннәр традицияләренә хөрмәт тәрбияләү иде. Мәчеттә  үз – үзеңне тоту культурасының нигезен формалаштыру да максат итеп  куелды.

Мәчеткә килеп керү белән безне Үзәк мәчетнең имамы Рамиль хәзрәт Бикбаев  каршы алды. Өс киемнәрен салып, кызлар башка матур яулыкларын, егетләр  түбәтәйләрен киеп куйдылар.  Иң беренче безне мәчетнең иң күркәм урыны- ашханәсенә алып кереп чәй эчерттеләр, анда безне үзенең тәмле кабартмалары белән сыйлаучы Хәдичә апа каршы алды. Ашханәдә ризыкны бисмилла әйтеп ашарга, бары тик  уң кул белән генә ашарга кирәклекне Айгөл апа сөйләп үтте. Дога укып, рәхмәт әйтеп, өстәл яныннан кузгалганнан соң  Айгөл апа  тегү һөнәренә өйрәтә торган бер бүлмәгә алып керде. Ул бүлмәдә  тегү машиналары, төрле  тукымалар урнашкан. Һәр кеше тормышта төрле һөнәрләргә өйрәнеп үсәргә тиеш. Димәк , тегүче булыйм  дисәң, монда килеп өйрәнергә дә була икән.

Айгөл безне мәчетнең беренче катына  алып менде, түгәрәкләнеп утырганнан соң.  Безгә  Үзәк мәчет  1994 нче елның  12 нче гыйнварында Рәҗәп аенда ачылувы турында  хәбәр итте. Намаз уку залында нәрсәләр урнашканы, андагы матурлык белән таныштырды.  Мәчетне төзүгә күп кешеләрнең  көче кергән, - диде ул безгә. Намаз уку залы яңартылмаган 1994 елда  төзелгән  килеш калган. Түшәмендәге агачтан  кисеп беркетелгән чәчәкләр, төрле төстә  булулары  белән безне шаккаттырды.  Төзүчеләр  бу чәчәкләрне эштән соң калып кискәннәр, буяганнар, -диде.

  Айгөл апа    Үзәк мәчетнең  яңа төзелгән мәдәни мәркәзе ягына алып менде. Ул икенче катта урнашкан. Сыйныф бүлмәләрендә өлкән яшьтәге абый – апалар “Казанның 1000еллыгы” университеты  белән берлектә  филиал итеп ачылган дини  белем алу курсларында укыйлар.

Укучылар   мәчетнең   иң өске катында  урнашкан  музеенда  диннең тарихы, татарларның милли киемнәре, намазлыклар, коръән   китаплары, күренекле шәхесләрнең китаплары, фотолар белән  танышты. Яңа заманча техника белән җиһазландырылган бу залда укучыларга “Безнең җир шарының бер көне,”- дигән фильм күрсәттеләр, бик күңелле ял иттерделәр .Безгә яхшы экскурсияне    оештырган  Рифат Гафиулла улына,  матди ярдәм күрсәткәне өчен  Нөнәгәр авылы мәчете имамы Габдуллин Рашит  Габдулла  улына   зур  рәхмәт.  Үзәк мәчеттә укучыларга  тәрбияви,  күп белемнәр алырлык итеп оештырылган экскурсия өчен  Айгөл һәм Рамиль хәзрәт Бикбаевка  мәктәп укучылары , сыйныф җитәкчеләре исеменнән  олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Гөлнара Усманова,

әхлак укытучысы   

                                                                                            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экскурсия