Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Норма мәктәбе укучылары экскурсияләрне бик ярата (+фото)

Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” дигән. Килешәсезме?

Әхлак тәрбиясе бирү мәгариф системасында һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Әхлакый тәрбия педагогик теориядә һәм мәктәп эшчәнлегендә иң төп проблема булды һәм ул шулай булып калачак.

Әхлак тәрбиясенең төп урыны – гаилә. Ата-ананың шәхси үрнәге, йогынтылы сүзе, ягымлы һәм таләпчән мөгамәләсе тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ни кызганыч, хәзер күп гаиләләрдә нәкъ шулар җитешми.

Ата-аналарның күбесе “дөнья куа”, баласын кешедән ким-хур булмаслык итеп киендерергә, тукландырырга тырыша. Шуңа күрә аларның тәрбия белән шөгыльләнергә вакыты да калмый.

Әхлак тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләрнең дә роле зур. Алар тиешле шартларны тудыра, эшне оештыра, балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә.

Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене гомер буена озата бара. Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.

 Мәктәпләрдә әхлак тәрбиясе бирүдә безнең районыбыз алдынгы урыннарда тора. Һәр авыл мәктәбендә, гимназияләрдә әхлак түгәрәкләре алып барыла.

Мин сентябрьдән Норма урта мәктәбендә әлеге түгәрәкне үткәрәм. Шуны әйтәсем килә , 4 ай уку дәверендә балалар бик күп мәгълүмат алдылар, алар бик теләп әхлак түгәрәгенә йориләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзлиләр, төрле ситуациалардән дәресләр чыгаралар. Ә  алар иң яратканы – авыл мәчетләренә экскурсия.

Без инде өч класс белән Норма мәчетендә кунак булып кайттык. Чын мәгънәсендә кунак булдык, мәчеттә эшләүче имамыбыз Алмаз хәзрәт, Рәфкать абыйның матур үтемле вәгазьләре, пешекче апаларыбызның тәмле ризыклары, ачык йөзләре, мәчетебездән бөркелеп торган нур балалар күңелендә бик озак сакланачак. 

Шушы биргән гыйлемнәре, балаларга карата игътибарлары өчен без Норма мәчете мәхәлләсенә бик рәхмәтлебез.  Әле мондый очрашуларны белеп алып, Кариле мәчете дә безне кунакка чакырды. Ин шәә Аллаһ Кариле мәчетенә дә экскурсиябезне башларбыз дип  торабыз.

Башка авыл мәктәпләрендә укытучы әхлак укытучыларына да шуны әйтәсе килә, мондый экскурсияларны үткәрегез, мәчетләргә балаларны алып барыгыз, чыннан да, мәчетләребездә балаларыбызны  шатланып каршы алалар, аларны анда көтәләр.  Мәктәп белән мәчет бергә эшләсә генә уңай нәтиҗәгә ирешеп булачак.

Лилия Бадихова,

өстәмә белем бирү педагогы

 

                                                                    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп Норма әхлак