Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Нормада гает көнне күпкатлы йортта яшәүчеләрне кунак иткәннәр. Кемнәр дисезме?

2 май көне татар халкының зур гает бәйрәме буларак үтте.

Элек-электән татар халкы үзенең милли йолаларын онытмаган,сугыш вакытларында ачлык чорында да, әби-бабаларыбыз үз динен, иманын онытмаган.Гасырлар дәвамында барган дини йолалар үз бәясен югалтмаган. Авылларда һәркөн азан тавышлары ишетеп,күзләр ачыла,бисмилла белән эшебез башлана икән, димәк авыл яши, авыл иманлы.

2 май көнне татар халкының зур гает бәйрәме буларак үтте. Мәчетләрдә үзгә матур азан тавышы һәр уңган әби-апаларны милли йолабыз булган коймак әзерләргә уятса,авыл агайлары мәчеткә юл алды.Мәчеттә догалар укып, вәгазьләр тыңлап, һәркөнгә шөкер итеп куанып түбәтәйле агалар дога кылса,кайнар коймаклар белән һәр йортта хуҗабикәләр кунаклар сыйлады. Гадәттә күпкатлы йортта яшәүчеләр күп бәйрәмнәрдән читтәрәк кала. Көннең икенче яртысында милли йолалар урамда дәвам итеп, кайнар коймак, җырлап кайнап утырган самовар чәйләре күпкатлы йортта яшәүчеләрне үзенә җыйды. Авылыбыз имамы Фаил ага бик матур вәгазьләр сөйләп, догалар кылып, бәйрәмне тулыландырды. Бәйрәмгә җыелган авылдашлар китапханәгә кайткан яңа китаплар, вакытлы матбугатлар белән танышты.

Лилия Шәйхетдинова,

Норма авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коймак Гает бәйрәме