Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Өлкәннәрне хөрмәт ит

Адәм баласы зәгыйфь хәлдә туа: ашый да алмый, йөрми дә. Әгәр дә аны караучы булмаса, бала яши алмый, үләр иде. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән әти-әнисе тәрбиясе белән ул үсә, көч-куәт, гакыл җыя. Гаилә корып, төрле урыннарда эшли.

Тик бу вакыт та озакка бармый. Кеше картая, башкалар ярдәменә мохтаҗ була башлый. Бу дөньяга ничек зәгыйфь килеш килсә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән гомере озын булса, картаеп, зәгыйфь булып китә дә. Бу — Раббыбызның кодрәте, рәхмәте.

Чәчләренә чал кунган өлкәннәребез узган гомерләренә нәтиҗә ясаганда, еш кына яшьлекләрен искә алалар. Һәркем ул вакытта сау-сәламәт, матур, көчле, үз-үзенә ышанучан була. Дуслар, туганнар белән дә аралашып яшиләр. Кичә яшь булган өлкәннәр, дуслары белән очрашып, каядыр ял итәргә барсалар, бүген инде алар шул дусларының җеназасына баралар. Кичә хәл-әхвәл белешергә килсәләр, бүген инде авыр хәлдә ятуын ишетеп, бәхилләшергә киләләр. Кичә генә яшь, куәтле булган картларыбыз, бүген әлеге көчләрен югалтып, балаларына, оныкларына, туганнарына рәнҗеп утыралар. Чөнки аларны берсе дә тәрбияләргә теләми, аларның сүзләрен тыңламый, фикерләренә колак салмый. Тик монда да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте бар. Бу турыда яшь кеше дә, өлкәннәр дә белергә тиеш. Якыннарыннан шундый мөнәсәбәт күргән әби-бабайларга нишләргә соң? Иң элек шатлык белән бәхетнең дә, җиңеллекнең дә, авырлык белән кайгы-хәсрәтләрнең дә Аллаһы Тәгаладән килүен аңларга кирәк. Шатлыкка без шөкерана кылабыз, кайгыларга сабыр итәбез. Олы яшькә җиткән кешеләргә дә сабыр итәргә кирәк. Чөнки авырлыклар аша Аллаһы Тәгалә безнең гөнаһларны юа, безне пакьли. Ә бәлки бу кешене шулай рәнҗетүләре, карт­лык көнендә авыр көннәргә калуы аның яшәү рәвеше белән бәйледер? Бәлки башка сәбәбе, Аллаһы Тәгаләнең хикмәте бардыр? Шуның өчен үпкәләргә, рәнҗергә һич тә ярамый. Киресенчә, балаларыбыз, үзебез, безне рәнҗетүчеләребез өчен дога кылырга кирәк, ди галимнәребез. Шул вакытта сез Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешерсез, ИншәАллаһ. Аллаһы Тәгалә рәхмәт иясе. Кемнәр һәрвакыт гыйбадәттә

булалар, Раббыбыз аларга хәерле үлем галәмәтләре бирергә мөмкин. Мәсәлән, саҗдә вакытында, пәнҗешәмбедән җомга көнгә вафат булу. Бар шундый кешеләр, кемнәр ураза тоткан вакытта, гыйбадәт юлларында бу дөньяны калдырып китәләр. “Аллаһы Тәгаләдән сорагыз һәм элеккеге гөнаһларыгызга тәүбә кылыгыз, үзегезне пакьләгез”, — дип, безгә нәсыйхәт бирә галимнәребез.

Өлкән кеше балаларыннан: “Ник сез мине рәнҗетәсез, мине тыңламыйсыз?” – дип сораса, күп кенә яшьләр дорфа итеп, ялгышлык белән: “Бу синең элек кылган гөнаһларың өчен җәза”, — дип җавап бирәләр. Бу лаеклы җавап түгел. Карт кешенең нәрсә өчен мондый көнгә калганын Аллаһы Тәгаләдән кала беркем дә белми. Ә болай дип җавап биргән кеше үзенең дорфалыгын, әдәпсезлеген генә күрсәтә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) өлкәннәр белән гел яхшы мөнәсәбәттә булган, моны үз үрнәгендә башкаларга да күрсәткән. Безгә дә матур сыйфатларга, күркәм холыкка ия булып яшәргә язсын.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,

Удмуртия мөфтие

 http://yanarysh.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев