Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Олуг бәйрәм белән!

Бисмилләһи-р-рахмәни-р-рахим Барлык мактаулар бөтен галәмне юктан бар итеп тәрбия кылучы Аллаһ раббыбызга булсын. Корбан бәйрәме - мөселманнарның иң бөек һәм шатлыклы бәйрәмнәренең берсе. Аллаһ Коръәндә мөселманнарга бу бәйрәмдә корбан чалуның кирәклеген күрсәтә:

«Раббыңа намаз укы һәм Аның ризалыгы өчен корбан чал» (Кәүсәр сүрәсе).

«Әйт: Минем намазым, чалган корбаным, яшәвем һәм үлүем бөтен барлыкның Раббысы Аллаһка гынадыр» (Әл-Әнгам: 162).

Корбан чалу хакында пәйгамбәребезнең әйтеп калдырган хәдисләре дә күп, мәсәлән, шулардай берсе: «Адәм баласы­на корбан бәйрәме көнне, Аллаһка якынаю өчен корбан чалудан да сөеклерәк эш булмас». Корбан чалу йоласы тамырлары белән борынгы заманнарга, Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль чорларына килеп тоташа. Алламның әмере белән Ибраһим үзенең сөекле, бердәнбер баласын корбан итеп чалырга керешкәндә, Аллаһ Исмәгыйль урынына тәкә җибәрде.

Чалган корбаннарыбыз Аллаһ тарафыннан кабул булсын өчен корбан чалуның үзенең шартлары һәм тәртипләре бар. Бу шартларны безгә белеп китәргә кирәк:

Корбанлык хайваннар

1. Сарык, кәҗә. Яше бер елдан ким булырга тиеш түгел. Әгәр дә 6 айлык сарык бер еллык кебек симез булса, корбанлыкка рөхсәт ителә.

2. Сыер (үгез). Яше ике елдан ким булырга тиеш түгел.

Сарык, кәҗә бер кеше өчен генә чалыныр, әмма гаилә башлыгы гаиләсе исеменнән чалса рөхсәт ителә. Сыер, үгез җиде кеше өчен чалына ала, әмма шуларның берсенең нияте ит максаты гына булса, берсенең дә корбаны дөрес булмас.

Корбан өчен алынган хайванны саварга, йонын кырырга, аңа утырып йөрергә яки башка төрле эшләрдә кулланырга рөхсәт ителми.

Корбанлыкның сәламәт булуы

Пәйгамбәребез: «Аллаһ, Ул күркәм Зат, шуңа күркәм эшне генә кабул итәр» диде.

Әгәр дә Аллаһ безнең корбаныбызны кабул итүен теләсәк, ул түбәндәге кимчелекләрдән азат булырга тиеш:

1. Күзе сукыр булу.

2.Колагы яки койрыгы яртысыннан күбрәк киселгән булу. Әгәр дә хайван печелгән булса, корбанлыкка рөхсәт ителә.

3. Мөгезе төптән сынган булу. Бераз мөгезе сынган булса, рөхсәт ителә.

4.Йөри алмаслык аксак булу. Бераз аксаклап йөрсә рөхсәт ителә.

5.Авыру яки көчсез булу.

6.Тешсез булу. Берничә теше булмауның зыяны юк.

Чалу тәртибе

1. Хайван газапланмасын өчен, чалынганчы пычак яхшылап үткенләнер һәм хайван пычакны күрергә тиеш түгел. Пәйгамбәре­без (салләллаһү гапәйһи үә сәлләм) әйтте: «Хайван чалсагыз, күркәмлек белән (азапламыйча) чалыгыз», - диде.

2. Госелле һәм тәһарәтле булу.

3. Кыйблага юнәлтү.

Корбанны чалганчы, Аллаһка тәкбир, пәйгамбәребезгә салават әйтү күркәм эш булып санала. Чалырга керешкәндә шушы доганы укыр: «Йә Аллаһ! Бу корбан Синнән һәм Синең өчен чалам, бу корбанны миннән кабул ит», - һәм, «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр», -дип чалыр. Бисмилләһне әйтергә онытса зыян юк, әмма белә торып әйтмәсә, ит харам була.

4. Корбанны ниятләгән кеше үзе чалса яхшырак, әгәр үзе чала алмаса, башка кешегә йөкли, ләкин корбан чалганы өчен түләргә теләсә, корбан ите белән түгел, ә акчалата яки башка нәрсә белән түләргә кирәк булыр. Корбанны мәеткә атап та чалырга мөмкин, әмма шуны истә тотарга кирәк, корбан чалганда фәлән исеменә дип түгел, ә фәлән исеменнән дип әйтеп чалырга кирәк.

Корбанны чалу вакытлары

Корбан чалуның вакыты гаетның өч көне, ләкин иң хәерлесе - беренче көне. Әгәр дә кеше корбан чалырга ниятләп, нинди­дер сәбәпләр аркасында чала алмаса, акчасын яки корбанлыгын тере килеш сәдака итеп бирер. Әмма корбан ашын гаеттән соң да үткәрергә мөмкин.

Итнең бүленүе

Корбан итен өч өлешкә бүлү сөннәт. Үзенә, мохтаҗларга һәм туган, күршеләренә мәҗлес ясау яки бүләк итү. Яисә икегә бүлеп, бер өлешен үзенә, икенчесен мохтаҗларга өләшергә дә мөмкин. Аллаһ бу хакта Коръәндә әйтә: «Корбан итләрен үзегез ашагыз һәм авыр хәлле фәкыйрьләргә ашатыгыз» (Хаҗ: 28).

Әгәр дә гаиләсе ишле икән яки үзләре мохтаҗ икән, корбан итен тулысымча үзләренә калдырса да була.

Корбан кемнәргә тиешле

Әгәр берәр мөселманның акчасы асыл хаҗәтләреннән тыш (ашау-эчү, кием, коммуналь хезмәтләргә түләү, әҗәт һ.б.) 595 гр. көмеш нисабына туры килә икән (бу 14000 сум), аңа корбан чалу тиеш була.

Корбанның башка төрләре

1. Нәзер корбаны. Аллаһка шөкер йөзеннән бер изгелекне үзенә бурыч итеп кую нәзер дип атала. Нәзер корбанының итен чалучы үзе дә ашамас, гаиләсенә дә ашатмас, ә тулысы белән таратып бетерер. Әгәр дә бу итне ашаса, ашаган итенең бәясен сәдака итеп чыгарыр.

2. Гакыйка корбаны. Бала туганнан соң, Аллаһка шөкер йөзеннән чалына торган корбан гакыйка дип атала. Ир бала туса ике сарык, кыз бала туса, бер сарык чалынырга тиеш, әгәр дә бу эш аның хәленнән килсә.

3. Хаҗ корбаны. Хаҗ кылучы кеше, Аллаһ аңа хаҗны насыйп иткән өчен, корбан чалырга тиеш була. Әгәр дә хаҗи корбан чалмаса, ун көн ураза тотарга тиеш, өч көнен хаҗ вакытында, калган җиде көнен өенә кайткач.

4. Нигез корбаны. Нигез корбаны - борынгы мөшрикләрдән (потларга табынучылар) кергән йола. Бу корбанны алар «йорт хуҗалары»н (җеннәрне) ризалату өчен чалганнар. Ләкин корбан фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Аллаһ Коръәндә әйтә: «Әйт: минем намазым, чалган корбаным, яшәвем һәм үлүем бөтен барлыкның Раббысы Аллаһка гына дыр». (Әл-Әнгам: 162). Әгәр кеше нигез корбанын чалса, гөнаһлы булыр, хайванның ите дә харам. Гадәттә, нигез корбаны яңа йортка күчкәч чалына. Әгәр дә кеше, яңа йортка күчкәч корбан чалырга ниятләсә, нигез корбаны дип түгел, ә шушы йорт өчен Аллаһка шөкер йөзеннән чалырга кирәк. Шулай булса, дөрес һәм күркәм була.

Аллаһы Тәгалә кылган гыйбадәтләрне кабул кылсын, һәм Корбан гаетләре мөбарәк булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев