Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Олылар белән бәрәкәт бар

Олы яшьтәге туганнар. Аларга туганлык хакы һәм олы яшьтәге хөрмәт хакы булырга тиеш. Олы яшьтәге синең күршеләрең. Аларга күршелек хакы һәм олылык хакы булырга тиеш.

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә, “Рум” сүрәсенең 54нче аятендә әйтә: “Аллаһ – Ул сезне бер тамчы орлыктан көчсез итеп яратты, аннан соң сезгә үсә барган саен куәт бирде. Соңыннан Ул сезне картлыкта зәгыйфь итте”. Ягъни адәм баласы яңа туган хәлендә, сабый чагында зәгыйфь була. Шушы зәгыйфьлектән соң Ул аңа көч-куәт бирә. Шуннан соң аны яңадан картлык һәм зәгыйфьлек хәленә төшерә. Бу – Аллаһның сөннәте. Икенче төрле әйткәндә, Аллаһы Тагалә кеше гомерен шундый тәртиптә бар иткән.

Динебез адәм баласының һәрбер халәтенә игътибар итә. Олы яшькә җиткән кешегә карата динебезнең кайбер хөкемнәре бар. Сезгә шуларны аңлатып китәсем килә.

Олы кешеләр зәгыйфьләрдән санала. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): “Якынрак китерегез миңа зәгыйфь кешеләрне, сезгә Аллаһы Тәгалә ризык бирер, җиңү бирер зәгыйфьләрегез сәбәпле”, – диде. Кайбер хәдисләрдә, олыларыгыз белән бәрәкәт бар, олыларыгыз белән яхшылык, хәерлелек бар, дип тә килә. Шуның өчен кайсы хөкүмәт олыларга, зәгыйфьләргә, инвалидларга игътибар итсә, Аллаһы Тәгалә ул хөкүмәткә бәрәкәтен бирәчәк. Шулай ук Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтте: “Кем кечкенәләргә мәрхәмәтлелек күрсәтми һәм олыларының кадерен белми – шул бездән түгел!” Пәйгамбәребезнең “бездән түгел” дип әйтүе бик каты сүз, ул моны гади очракта гына әйтми. “Бездән түгел” дип әйтү, галимнәр фикеренчә, шушы гамәлнең гөнаһ икәнлеген күрсәтә.

Динебездә шундый кагыйдә бар, бу хәтта бер хәдистә дә килә: “Син ничек кыласың, сиңа да шулай кылачаклар”. Ягъни син яхшылык кылсаң – сиңа да яхшылык булып кайта; яманлык кылсаң – сиңа да яманлык булып кайта. Кайбер риваятьләрдә: әгәр дә яшь кеше олы кешене хөрмәтләсә, ул кеше олы яшькә җиткәч, Аллаһ аны хөрмәтләүче кешене җибәрер, диелә. Шуның өчен яшьләр бу әйберне исләренннән чыгарырга тиеш түгел.

Олылар төрле дәрәҗәдә була. Иң якыны – әтиең һәм әниең. Олы яшькә җиткән әти-әниеңә хөрмәт күрсәтү Аллаһның әмере булып тора. “Исра” сүрәсендә Ул болай ди: “Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәйгел! Вә әйт: “Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыйл!» (24 аять).

Олы яшьтәге туганнар. Аларга туганлык хакы һәм олы яшьтәге хөрмәт хакы булырга тиеш. Олы яшьтәге синең күршеләрең. Аларга күршелек хакы һәм олылык хакы булырга тиеш. Бергә мәчеткә йөргән олы яшьтәге дин кардәшеңә кардәшлек һәм олылык хакы тиешле. Кеше ислам динендә булмаса да, без аңа олылар хакын хаклап хөрмәт күрсәтергә тиешле, бәлки, Аллаһы Тагәлә күңелен яхшылыкка ачар дигән өметтә калабыз.

Бу хаклар нәрсәләрдә чагыла?

Әлбәттә, хөрмәтләүдә. Пәйгәмбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), әгәр дә кавемнең олысы килсә, аны хөрмәтләгез, диде. Кеше дәрәҗә белән дә, яшь белән дә олы булырга мөмкин. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): “Аллаһны олылау ул – аксакаллы мөселман дин кардәшеңне олылау”, - диде. Диндә озак еллар буе гыйбадәт кылучы сакалы агарып беткән олы яшьтәге бабай – шуңа хөрмәт күрсәтү ул Аллаһка хөрмәт күрсәтү санала.

Сәлам белән башлау. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтте: “Кечкенәләр олыларга сәлам бирәләр”. Ягъни яшьләр ашыгып, беренче булып исәнләшергә тиеш.

Хөрмәтләп “абый”, “апа” дип эндәшү. Исем белән генә түгел. “Сез” дип хөрмәтләп эндәшү күркәм санала.

Ике яки берничә кеше булган җирдә беренче сүзне олы кеше әйтә. Бервакыт Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) янына берничә кеше килә. Шуннан яшьрәге сөйли башлагач, Пәйгамбәребез: “Олырагы сөйләсен, олырагы сөйләсен”, – дип, аны сөйләвеннән туктата.

Өстәл янында мәҗлескә хөрмәтләп чакырылган олы кешеләрдән алда ризыкны каба башламау. Өйдә исә әти-әнидән алда ашарга утырмау. Без кечкенәдән балаларыбызны шушы әдәпләргә өйрәтергә тиешбез. Әгәр ул гаиләдә шуңа өйрәтелсә, мәчеткә баргач, олыларны хөрмәт итәчәк. Мәктәпкә баргач, укытучыларын, остазларын хөрмәт итәчәк, чөнки ул шулай тәрбияләнде. Үзе олы яшькә җиткәч, үзенә дә шундый хөрмәт белән караячаклар.

Бервакыт Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Абдулла ибн Гомәрне мисвәк белән күрә. Моның янына берсе олырак, икенчесе яшьрәк ике кеше килә. Абдулла бине Гомәр мисвәкне яшьрәгенә бирә. Шуннан Пәйгамбәр аңа, башта олысына бир, дип әйтә. Менә бу мисалда да олыларга хөрмәт чагыла.

Бер риваятьтә килә, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): “Шундый бер агач үсә. Ул агачның мисалы мөэмин кешегә охшаган. Ул агачны беләсезме?” - дип сораган. Кешеләр төрле агач исемнәрен санап китәләр, әмма теге агачны әйтмиләр. Абдулла бине Гомәр, күңелемә килде хөрмә агачы икәне, ләкин олы  кешеләр алдында әйтергә оялдым, дигән. Ягъни монда да менә шушы бала, дөрес җавапны белсә дә, олыларга хөрмәт йөзеннән, “мин беләм” дип кычкырмый, әдәплелекне, тыйнаклыкны саклый.

Шулай ук  олы кешегә “Аллаһы Тәгалә бәрәкәтле, хәерле гомер бирсен” дип дога кылу. Пәйгамбәребездән (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), иң хәерле кеше кем, дип сорагач: “Кемнең гомере озын һәм гамәле изге – шул иң хәерле  кеше”, – диде.

Бервакыт хәлифә Сөләйман бине Габделмәлик мәчеткә керә. Шунда бер олы яшьтәге кешене күрә. Исәнләшә һәм аннан: “Син үләргә телисеңме?” – дип сорый. Тегесе: “Юк”, – дип әйтә. “Нигә?” – дигәч: “Чөнки минем яшьлегем, хезмәт кылган, эшләгән авыр чагым үтте. Хәзер мин бассам “бисмилла” әйтәм, утырсам “әлхәмдүлиллә” дип әйтәм”, – ди. Ягъни бу кеше мәчеттә, гыйбадәттә, һәрдаим Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кыла. Һәм Аллаһның аңа шушы хәлне калдыруын тели. Безнең арада булган күпчелек олы яшьтәге әбиләр белән бабайлар да шулай ук шуны теләп йөриләр.

Олы яшькә җиткән кешеләрнең, гыйбәдәткә кагылышлы аерым хөкемнәре дә бар. Әгәр дә олы яшьтәге кеше намазын басып укый алмый икән, динебез утырып укырга рөхсәт итә, сәҗдәгә китә алмый икән, ишарә белән сәҗдә кылырга рөхсәт  итә, әмма намазны калдырырга ярамый. Әгәр дә кеше яшь вакытында Коръән укырга өйрәнсә, картаймыш көнендә Коръәнен, биш вакыт намазын укыса, даими зикер-тәсбихта булса, Аллаһны гел искә алып, Аның каршына барырга әзерләнеп торса – менә бу иң зур бәхет, җәмәгать! Аллаһы Тәгалә ул кешегә тормышның да хәерлесен, бәрәкәтлесен бирә.

Аллаһы сүбхәәнәһү вә Тәгалә барчабызга да олыларыбызны хөрмәт итеп, кечеләребезгә мәрхәмәтлелек-шәфкатьлелек кылып яшәргә насыйп итсә иде.

Равил хәзрәт БИКБАЕВ,
Әмәт бистәсе мәчете имамы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр