Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җомга көнне эшләргә ярыймы?

Экскаваторы белән тиресне алып салам дигәндә, тракторы ватыла...

Без еш кына атна көннәре, аеруча сишәмбе һәм җомга көннәр турында бәхәсләшәбез. Бу көннәрдә өйләр җыештырырга, керләр юарга ярыймы соң? “Һәр көнне эшләргә ярый”, – дигәнне укыгач та, җомга көн турында бәхәс тынмый.

Бу – көннәр арасында аеруча әһәмиятле, мөселманнарның гаеттән дә зуррак, хөрмәтлерәк көне бит. Ничек инде шушы көнне пычрак эшләрне эшләргә: идән җыештырырга, керләр юарга ярасын. Мин шушы көнебезне хөрмәт итеп, бөтен чистарту эшләрен атнакич – пәнҗешәмбе көнне чистартып кую ягында.

Ә дустым каршы килә: җомга чорында гына эшләргә ярамый, башка вакытта ярый, ди.

Шунда ук күңелгә җомга вакытында эшләү турында күршем сөйләгән бер вакыйга искә төште.

Төш вакыты көндезге сәгать 1гә күчкән еллар була. Совет чорында җомгага йөрисе юк. Татары, русы, удмурты, сәгать уникедә төшке ашны ашый да, сәгать1дә эшкә тотына. Җомга көнне исә татарлар, бераз сабыр итик, җомга вакыты үтсен дип, эшләми тора. Шунда Николай исемле ир-ат: “Башны бутап бетердегез инде, нәрсәсе бар соң җомганың? Ул да шул башка атна көннәре кебек бит инде. Шимбә ни, якшәмбе ни”, – дип, эшкә керешә. Тракторын кабызып, экскаваторы белән тиресне алып салам дигәндә, тракторы ватыла. Һәм әле бик җитди итеп. Төзәтү өчен атналар кирәк була. Шуннан бирле Николай абыйның җомга көнгә хөрмәте зур була. Җомга вакытында берәрсе уйнап кына: “Әйдә, эшлик инде”, – дисә дә, пенсиягә чыкканчы ул: “Җомга вакыты үткәч”, – дип җавап бирә...

Истәлек истәлек белән, ә шулай да җомга көнне эшләргә ярыймы? Яраса, ниндиен эшләргә ярый, ниндиен юк икән?

Сездән җавап көтеп, ихтирам белән, Зөләйха ХАФИЗОВА

Сорауга җавап "Хезмәт" газетасының  "Нәсыйхәт" кушымтасында, 28 июнь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе