Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җомга көнне өй җыештырырга ярыймы?

Халык арасында дин белән бәйле төрле ышанулар бар. Мәсәлән, җомга өй җыештырырга ярамый, диләр.

Халык арасында дин белән бәйле төрле ышанулар бар. Мәсәлән, җомга өй җыештырырга ярамый, диләр.Бу чынлап та шулаймы?

Алсу.

Сорауга “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирде:
— Төрле ышанулар белән бәйле сораулар күп килә. Иң кызыгы — намаз укырга, ураза тотарга кирәклеген белмибез, аның каравы, җомга эшләргә ярамый, дип шикләнәбез. Җомганы олылау, бу көнгә игътибар бирү сөендерә анысы. Җомга вакытында, ягъни сәгать 12 дә өйлә намазына дәшеп азан яңгыраганда, әлбәттә, бар эшне ташлап, намаз уку, ирләргә мәчеткә бару хәерле. Вәгазь, намаз белән бергә бу якынча 30 минут вакытны ала. Әнә шул ярты сәгатьтән соң бөтен эшне дәвам итәргә була. Гадәттә, бәйрәм алдыннан өйне җыештыру гадәте бар. Монда да җомгага кадәр бөтенесен пөхтәләп куйсаң, тагын да яхшы. Җомганы бәйрәм итеп уздырыгыз.

Чыганак: "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җомга көн өй җыештыру