Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Озатабыз сине, Рамазан

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә:"Рамазан ае бик шәриф ай, ул айда Аллаһыдан кешеләргә туры юл күрсәтүче, һидаятьне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән рамазан аена ирешкән һәрберегез ураза тотсын" (2:185)

Әлхәмдүлилләһ, быел да Рамазан аена ирештек, һәм Раббыбызның боерыгын үтәгән хәлдә ураза тоттык. Раббыбыз тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылсын.

Бу айда авылдашлар бер-беренә тагын да якынайды. Бергә мәчеткә тәрәвих намазларына йөрү(анда шактый халык җыела иде), ифтар ашлары үткәрү,елның иң озын көннәренә туры килсә дә, халыкны ялыктырмады. Ул Аллаһ кушканнарны үтәргә омтылды. Шубанлылар нәкъ менә Рамазанда бер-берләренә якынаюның кыйммәтен, гамәл һәм фикер берлеген яхшы тойды. Алар бу изге айда Пәйгамбәребез с.г.в. дан үрнәк алып, авыз ачтыра, ифтар мәҗлесләре үткәрә. Шундый мәҗлесләрнең берничәсе турында язасым килә.

Югары Шубанда мәчет ачылган көннән аның коммуналь чыгымнарын "Алга" күмәк хуҗалыгы түли.

Изге Рамазан аенда хуҗалык җитәкчесе Раиф Гильмуллин авыл халкы өчен заманча зәвыклы җиһазландырылган ашханәдә зур табын корып, ифтар ашы уздырды.

Башта мәчеттә Балтач үзәк мәчете имам хатибы Рамил хәзрәт Бикбаев үтемле вәгазьләре белән күңелләребезне пакъләде. Авыз ачкач, ахшам намазын укып, ашханәгә юнәлдек. Анда безне сый-нигъмәттән сыгылып торган мул табын көтә иде. Баш бухгалтер Миләүшә ханым изге Рамазан белән тәбрикләп Раиф Әнәс улының сәдакаләрен өләште. Ашханә хезмәткәрләре һәм бухгалтериянең ягымлы ханымнары һәр ризыкны телеңне йотарлык итеп әзерләгән һәм йөгерә-йөгерә, кыстый-кыстый безне сыйлыйлар.

Ике көннән кабат мәчеткә ифтар ашына җыйналдык. Әвәл авыл имамы Гаптрәис Мөҗипов мөселманнарга фарыз гамәлләр турында вәгазь сөйләде. Бу юлы мәҗлесне мәчетне салдырган һәм аның төп иганәчесе Ленар Марат улы Әхмәтов әзерләткән иде. Ул һәр елны Рамазан, Корбан айларында авылдашларын (Ленар әфәнде Шубанда туды) мәчеткә җыйнап кунак итә. Халык аңа шундый күркәм иман йорты төзеткәне, халыкны ихтирам итеп, ифтар ашлары үткәргән өчен бик рәхмәтле.

Һәр ике иганәченең дә эшләре уң, теләгән теләкләре кабул булсын. Раббыбыз аларны ярдәменнән ташламасын. Пәйгамбәребез хәдисендә "Рамазан аенда ураза тотучыны авыз ачтырсаң, ул синең гөнаһларыңа каффәт булып, уттан котылуыңа сәбәп булыр"- диелгән. Әмин,шулай булсын!

Тәрәвих намазларына әти-әниләре белән балаларның күп йөрүе, Аллаһ йортында үзләрен итәгатьле тотулары, ир балаларның чиратлап Азан әйтүе, Коръәнне кычкырып укулары күңелләрне киләчәккә ышаныч белән балкыта. Чөнки күркәм холык, яхшы мөнәсәбәт, гаделлек Исламның төп күрсәткечләре.

Ә Насих һәм Әнисә Гарифуллиннар өйләрендә 50 кеше җыйнап авыз ачтырды. Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: "Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, барысының әҗерләрен үзенә алыр, шуның өстенә ураза тотучының да әҗере кимемәс". Изге рамазан аенда кылган гамәлләребез кабул булып, максатларыбыз тормышка ашсын, Аллаһ Раббыбыз үзенең олуг нигъмәтләреннән аермасын, җәннәт нигъмәтләренә ирешергә насыйп булсын.

Әминә Мөхәммәтҗанова
Шубан төп мәктәбенең
әхлак мөгаллимәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250