Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Өзелгән Хаҗ сәфәре

Яр Чаллы шәһәренең “Хаҗ-фонд” компаниясе аша Хаҗ сәфәренә барырга җыенган 100 кеше 4 августта юлга чыга алмаган

Башкортстаннан Яр Чаллы шәһәренең “Хаҗ-фонд” компаниясе аша Хаҗ сәфәренә барырга җыенган 100 кеше 4 августта юлга чыга алмаган. Хаҗиларның җитәкчесе Булат Мостафин әйтүенчә, компания туристларга Сәгуд Гарәбстанына чыгарга квота таба алмаган.

Юллама өчен түләнгән акчаны бары тик ике генә кеше кире кайтарып ала алган. Калганнарына “Хаҗ-фонд” компаниясенең директоры Таһир Исмәгыйлев 2019 елның 30 маена кадәр кайтарырга вәгъдә биргән. Яисә 2019 елда кече Хаҗ оештырачаклар. “Әлеге вакытта акчаны кайтара алмыйбыз, чөнки аларны кунакханәләр броньлау һәм авиабилетлар сатып алу өчен тотындык”, – ди ул.

Февраль аенда Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте “Хаҗ-фонд” белән үзара килешүне өзгән. Ә “Хаҗ-фонд” компаниясе Хаҗ сәфәрен оештырыр өчен нәкъ алар аша квоталар алган булган.

Килешү өзелгән вакытта компания 800ләп юллама сатып өлгергән.

Хаҗиларның кайберләре аларны мошенниклык кылуда гаепләп хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

 

Эльвира Әсәдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хаҗ