Пәйгамбәребезнең хатыннары
«Без сиңа кадәр рәсүлләр җибәргән идек һәм аларга да хатыннар һәм балалар бирдек....» (әр-Рагъд: 38)
«Без сиңа кадәр рәсүлләр җибәргән идек һәм аларга да хатыннар һәм балалар бирдек....» (әр-Рагъд: 38)
Аллаһ безгә бу аятьтә элекке рәсүл һәм пәйгамбәрләрнең хатыннары, балалары, нәселләре булуы хакында хәбәр итә. Гаиләле булу ул барлык пәйгамбәрләрнең дә сөннәте булып тора. Аллаһ безгә Коръәндә берәр пәйгамбәр хакында сөйләсә, аның хатыны һәм балалары хакында да искә алды. Ә инде безнең рәсүлебез Мөхәммәт (с. г. в.) гә килгәндә, аның гаиләсе хакында хәбәрләр бик күп китерелә, чөнки ул безгә бөтен яклап күркәм үрнәк булды.
Пәйгамбәребезнең хатыны Хәдиҗә турында Аллаһ Коръәндә: "Пәйгамбәрнең мөэминнәргә аларның үзләреннән караганда да хакы күбрәктер, ә аның хатыннары аларның аналары...«,-диде. (әл-Әхзәб;6). Пәйгамбәребез (сгв) нең хатыннары күп булды. Алар барысы да без мөэминнәрнең аналары булып санала, һәм шуңа күрә алар башка хатыннардан караганда Аллаһ каршында өстенрәктер. «Әй пәйгамбәрнең хатыннары! Сез башка хатыннар кебек түгелсез. Әгәр сез тәкъва булсагыз (чит ирләр белән) йомшак итеп сөйләшмәгез. Югыйсә йөрәгендә чир булганнарының сезгә карата теләге уяныр. Сөйләсәгез лаеклы рәвештә яхшы сүзләр генә сөйләгез» (әл-Әхзәб: 32).
Пәйгабәребез (с. г. в.) нең 11 хатыны булды. Пәйгамбәребез аларга ошбу тәртип буенча өйләнде: Хәдиҗә бинту Хуайлид, Сәүдә бинту Зәмгъә, Гайшә бинту Әби Бәкр, Хафса бинту Гумар, Зәйнәб бинту Хузәймә, Умму Сәләмә, Зәйнәб бинту Җәхш, Җүвәйрия бинту Хәрис, Сафия бинту Хуяий, Умму Хәбибә, Мәймүнә бинту Хәрис Аллаһ ал ар дан барысыннан разый булсын. Шулай ук Пәйгамбәребезнең (с. г. в.)нең аңа Ибраһим исемле бала тапкан Мисырдан булган Мәрия әл-Кыйбтыя исемле кәнизәге дә булды.
"Пәйгабәребез исән чагында аның ике хатыны Хәдиҗә белән Зәйнәб бинту Хузәймә вафат булалар. Үзе вафат булганда аның тугыз хатыны тол кала. Бу хатыннарның күбесе инде олы яштә булалар, бары тик бер Гайшә генә яшь була.
Пәйгабәребезнең хатыннары күп булгач, аларның кайберләре арасында ыгы-зыгыллар да килеп чыккалый иде. Пәйгамбәребез алар арасын күркәм рәвештә хәл итә иде. Пәйгамбәребез һәм аның хатыннары матди яктан авыр хәлдә яшәделәр. Гайшә (р. г.) әйтүенчә, аларның Пәйгамбәребез (с. г. в.) белән яшәгән бүлмәләрендә бер ничә ай буе ризык та пешерелмәгән чаклар була. Алар бу чакларда хөрмә һәм суда гына торганнар. Шуңа пәйгамбәребез (с. г. в.) бик еш өендә ашарга булмагач, хатыннары янына барып ашарга бер ни булмас микән дип йөреп чыга торган да булган, һәм кайчакларда аларда да бер ни дә тапмаган. Алар түзгәннәр һәм сабыр иткәннәр. Шулай да Пәйгамбәребезнең хатыннары берзаман Пәйгамбәребез (с. г.. в) аларга бирә торган нафаканы аттыруын сорадылар.
Пәйгамбәребезне (с. г. в.) бу таләп борчуга салды, һәм күпмедер вакытан соң аңа аять иңде: «Әй пәйгамбәр! Хатыннарыңа әйт: «Әгәр дә сез бу дөньяны һәм аның зиннәтләрен теләсәгез, килегез мин сезне нигъмәтләрмен һәм күркәм итеп аерырмын. Әмма әгәр дә сез Аллаһны һәм Аның рәсүлен һәм дә Ахирәт йортын теләсәгез, дөреслектә Аллаһ сездән булган күркәм хатыннарга бөек әҗерләр әзерләде». (әл-Әхзәб: 28-29)
Шуннан соң, пәйгамбәребез (с. г. в.) хатыннарына шушы аятьләрне укыды һәм алар барысы да Аллаһны, Аның рәсүлен һәм Ахирәтне сайладылар һәм сабыр иттеләр.
Хатыннары арасында Пәйгабәребезнең (с. г. в.) иң яраткан хатыны Гайшә була. Бу бер дә сер булмый, Пәйгабәребезнең хатыннары үзләре дә моны бик яхшы белгәннәр. Бер хәдистә килгәнчә Гамру ибн әл-Гас (р. г.) Пәйгамбәребездән: "Әй Аллаһның рәсүле! Син кемне күбәк яратасың",- дип сорагач, Ул: "Хатыным Гайшәне",- дип җавап бирде. Әмма Пәйгамбәребезнең иң яраткан хатыны Хәдиҗә булды. Хәдиҗә сәүдәгәр хатын иде, ә яшь егет Мөхәммәт аның сәүдә кәрваннарын җитәкләде, әманәтле, намуслы булды. Бу егетнең күркәм холкын күргәч, Хәдиҗә аңа тәкъдим ясады, ә Мөхәммәт бу тәкъдимне кабул итеп алар никяхлаштылар. Мөхәммәткә ул вакытта 25 яшь булып, Хәдиҗәгә 40 яшь иде. Яшь аралары 15 ел булса да, алар бер берсен яратып, хөрмәт итеп яшәделәр. Мөхәммәткә (с. г. в.) 40 яшь булып, Аллаһ аны рәсүл итеп сайлап алып, Хира тавында беренче аятьләрне иңдергәч тә, ул куркуыннан өенә, Хәдиҗә янына йөгерде, ятагына ятып, каплагыз мине каплагыз диде. Инде Пәйгамбәребез (с. г. в.) тынычлангач, бөтен булганы аңа сөйләп бирә. Пәйгамбәребез(с. г. в.) үзе өчен бик курыкты, үзе белән ни булганын, аның янына килгән затның кем икәнен аңламады. Шулчак хатыны аңа әйтте: "Юк, Мөхәммәт валлаһи, Аллаһ сине мәңге хур итмәс. Син бит туганнар арасын ныгытасың, хак сүзләр генә сөйлисең. Шунан соң Хәдиҗә аны Тәүрат, Инҗил китапларын белүче, абыйсы Варака янына алып бара, Варака аңа: "Синең яныңа килгән зат ул Муса янына килгән шул ук заттыр«,-дип, аның янына килгән затны фәрештә икәнен әйтә. Карагыз Хәдичә иренә нинди күркәм, акыллы сүзләр әйтте һәм төнлә белән, тау куышында килгән затны фәрештә икәнен ачыкларга ярдәм итте.
Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) иң беренче иман китергән кеше дә аның хатыны Хәдиҗә булды. Һәм соңра да Хәдиҗә Пәйгамбәребезгә киңәшләр биреп көч биреп торды, аңа күп ярдәмнәр күрсәтеп яшәде, ул аңа эчке ныклык булды. Хәдиҗә белән булганда, ул бүтән бер хатынга да өйләнмәде. Пәйгабәребез (с. г. гв.) Хәдиҗә хакында әйте: «Башкалар каршы килгәндә, ул иң беренче булып иман китерде, башкалар мине ялганчы дигәндә, ул миңа ышанды, башкалар миннән борылганда, ул үзенең булганы белән бүлеште, һәм башка хатыннардан минем балаларым булмаганда, Аллаһ аннан миңа балалар бирде». (Әхмәт). Пәйгабәребезнең җиде баласы булды, шуларның алтысы Хәдиҗәдән иде.
Хәдиҗәнең кылган изгелекләре сәбәпле Аллаһ каршында ул зур дәрәҗәгә ия булды. Хәтта Раббысы Аллаһ аңа Үзе сәлам җибәрде. Хәдистә килгәнчә бервакыт Җибриил Пәйгамбәребез (с. г. в.) янына килеп әйтте: «Аллаһ Хәдиҗәгә сәлам әйтә», -диде.
Икенче хәдистә килгәнчә, Җибрил Пәйгамбәребез янына килде һәм әйтте: «Әй Аллаһның рәсүле! Хәдиҗә сиңа бер савыт салып тәмләткечләр белән ипи (яки ризык, яки эчемлек) алып килер. Синең яныңа килгәч аңа Раббысыннан һәм миннән сәлам әйт, һәм аны җәннәттә энҗедән булган йорт белән шатландыр. Анда ул ят тавышлар ишетмәс һәм ару-талуны белмәс» (Бухари). Уйлап карагыз, Аллаһ аңа Үзе сәлам әйтте. Бу күп нәрсә хакында сөйли.
Пәйгамбәребез (с. г. в.) Хәдиҗә хакында әйтте: "Җәннәттә иң зур өстенлеккә ия булган хатыннар, алар: Хәдиҗә бинту Хуайлид һәм Фатыйма бинтү Мухәммәд һәм Мәрьям бинту Гыймран һәм Фиргавеннең хатыны Әсия бинту Музахим(ән-Нәсәи, Әхмәд) Шулай ук Пәйгамбәребез аның хакында: «Хидиҗә минем өммәтемнең хатыннарыннан өстен кылынды, Мәрьям бөтен дөнья хатыннарыннан өстен кылынган кебек — диде (әл-Баззар). пәйгамбәребез Хәдиҗә белән 25 ел яшәде һәм пәйгамбәрлекнең 10 нчы елында абыйсы Абу Талиб үлгәннән соң бер-ничә көнән 65 яшендә ул да вафат булды. Пәйгамбәребез (с. г. в.) өстенә кайгы өстенә кайгы килде, бу ел шуңа «кайгы елы» дип аталды. Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) иң яраткан кешесе үлеп киткәч, ул нинди зур кайгы һәм авырлык кичергәнен аңларга буладыр.
Хәдиҗә үлгәч тә Пәйгамбә-ребезнең аңа булган көчле мәхәббәте сүрелмәде. Аны еш искә ала иде, аның дусларын, якыннарын хөрмәтли иде. Гайшә әйтә: "Мин бер хатынга да шул кадәр көнләшмәдем Хәдиҗәгә көнләшкән кебек. Пәйгамбәребез гел аны искә ала иде. Әгәр ул сарык чалса, аны өлешләргә бүлеп Хәдиҗәнең дусларына да җибәрә иде. Бер вакыт мин Пәйгамбәргә: "Хәдиҗәдән башка бу дөньяда бүтән хатын юк мәллә ул?«,- дип әйттем. Ул миңа: «Ул шундый, шундый иде, һәм аннан минем балаларым булды», — дип җавап бирде«. (Бухари).
Пәйгамбәребез Хәдиҗә белән хатын буларак бик уңды. Ул чын көчле, нык иманлы, хикмәтле хатын иде. Пәйгамбәребез (с. г. в.) дә ирләргә хатын алганда матурлыгына, байлыгына карамагыз, диненә, әхлагына карагыз-уңарсыз дип киңәш бирде. Аллаһ безнең гаиләләребезне нык кылып, безнең гайләләребезгә Хәдиҗә белән Пәйгамбәребез (сгв) арасында булган мәхәббәтне бирсә иде. Шуңа күрә Аллаһ безгә Коръәндә шушы доганы кылырга кушты: «Раббәнәә һәб ләнәә мин әзүәҗинә уә зурриятинә курратә әгъюн, уәҗгалнә лилмуттакыиинә имәмәә» ягъни: «Әй Раббыбыз безгә күз нуры булырдай парлар һәм балалар бир һәм безне тәкъва мөэминнәр өчен үрнәк кыл» (Фуркан сүрәсе: 74)
Марат Сәйфетдинов,
Балтач үзәк мәчетенең икенче имамы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев