Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Пансионат кабат укучылар кабул итә

Балтачта эшләп килүче малайлар өчен "Ярдәм" мөселман пансионаты укучылардан гаризалар кабул итә башлады. Алар 13 нче июль көнне Балтач районы Бөрбаш авылында кабул итү комиссиясе тарафыннан каралачак.

Пансионатка керү өчен татар телендә иркен аралаша белү, татарча укый-яза белү, мәктәптә яхшы билгеләргә һәм башлангыч дини белемнәргә ия булу, намаз укый белү кирәк. Пансионатка керү - әңгәмә нәтиҗәләре буенча үтәчәк.

Пансионатка кабул ителәчәк укучылар өчен 15 июльдән 20 июльгә кадәр алдагы уку елына әзерлек курслары – дини тәрбия бирү дәресләре үткәреләчәк.

2019-2020 уку елында пансионатта 20 бала тәрбияләнер дип көтелә. Алар көн дәвамында Бөрбаш урта мәктәбендә укыячак. Мәктәптән соң, балалар мәчеттә дәресләр алачак һәм пансионатта яшәячәкләр. Пансионатта яшәү һәм туклану - түләүсез.

Исегезгә төшерәбез пансионат рәсми рәвештә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында 2018 елның 9 ноябрендә – Мәүлид аеның беренче көнендә ачылды.

Мөселман пансионатын тәмамлаучылар Россия ислам институтында укуларын дәвам итә алачак.

2018-2019 нчы уку елында Бөрбаш малайлар пансионатында 13 бала яшәде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пансионат