Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Пансионат кунаклар кабул итә

Бөрбаш авылында Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чакыруы буенча Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең имам-хатыйблары очрашуы узды.

Кунаклар Балтач үзәк мәчетендә булдылар. Җәлил хәзрәт Фазлыев Бөрбаш авылы тарихын сөйләде, биредә эшләүче мәчетне күрсәтте.

Бөрбаш авылында булу максатларының берсе – 13 балага әхлакый-рухи тәрбия бирелә торган малайлар өчен ачылган «Ярдәм» пансионаты белән танышу иде. Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, Татарстан мөфтие Киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов пансионат эшчәнлеге турында сөйләде, кунаклар өчен экскурсия уздырды.

Исегезгә төшерәбез: Бөрбаш авылында 2018 елның беренче сентябрендә реконструкцияләнгән бинада малайлар өчен пансионат ачылды. Аның төп максаты – балаларны киләчәктә дини уку йортларында укыту өчен рухи яктан тәрбияләү.

Пансионат Татарстанның күпбалалы һәм азкеремле гаиләләреннән 30 малайга исәпләнгән. Көндезге вакытта алар дөньяви мәктәптә белем алалар, ә кичен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия буенча факультатив дәресләргә йөриләр. Кием-салым, канцелярия товарлары, яшәү һәм туклану бушлай бирелә.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пансионат