Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Пансионатта әзерлек курслары башланды

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Бөрбаш авылында малайлар өчен пансионатында яңа уку елына әзерлек курслары башланып китте.

Кабул итү кампаниясе барышында барлыгы 40тан артык гариза кабул ителде, бу сан, узган ел белән чагыштырганда, 2 тапкырга күбрәк. Сайлап алуның беренче этабы нәтиҗәләре буенча җәйге әзерлек курсларына 16 укучы сайлап алынды. Алар арасында Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Саба, Кукмара районнарыннан, шулай ук Әстерхан, Ульяновск өлкәләреннән, Чувашстан, Башкортстан республикаларыннан балалар бар.⠀

Әзерлек курслары кысаларында дини тәрбия бирү дәресләре, күмәк спорт уеннары оештыру каралган. Укучыларның белемнәрен тикшерү дә ниятләнә. Әйтик, бүген укучылар ислам дине нигезләре буенча биремнәр эшләде. Иртәгәдән дөньяви фәннәр буенча тестлар башлана. 20 июльдә пансионатка кабул ителәчәк укучыларның төгәл исемлеге билгеле булачак, дип яза «Ярдәм» мәчетенең рәсми төркеме.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пансионат