Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Раиф” мәчете корбан ашы әзерләп хаҗиларны каршы алды (+фото)

Корбан ашына килүчеләр арасында ислам диненә тартылу максатыннан, беренче тапкыр мәчеткә килүчеләрдә бар иде.

Исламда фарыз гамәлләрнең берсе булган хаҗдан исән-сау кайткан райондашларыбызны “Раиф” мәчетендә корбан ашы әзерләп каршы алдылар. Узган шимбә көнне ирләр, ә якшәмбе хатын-кызлар өчен корбан ашы уздырылды. Кояшлы ял иртәләре мәчеткә килүчеләргә хәер-догада булып, изге юлда йөрисез, дигәндәй каршылады.

Биредә бәйрәм өстәле төрле сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора иде. Алсу Надыршина коръән укыды. Вәсилә Гобәевна үтемле сүзләрен әйтте. Хаҗилар вәгазьләр сөйләде. Илшат хәзрәт вәгазен исә ашка килүчеләр йотлыгып тыңлады. Барлык мөселманнарга да хаҗ кылырга насыйп булса иде дип догалар кылынды. Мәҗлес ахырында Шәмсенур абыстай чалынган корбаннарга, сый-нигъмәтләргә дога кылды.

Корбан ашына килүчеләр арасында ислам диненә тартылу максатыннан, беренче тапкыр мәчеткә килүчеләрдә бар иде.

– Корбан ашына чакыручы белдерүне укып, кыенсынып кына килгән идем, бик тә вәгазь тыңлыйсым килде. Бик ошады, олыгаеп барабыз бит, дин дәресләрен дә белергә кирәк, – ди бер апа.

Ике көндә дә 120шәр кешегә мул табыннар әзерләнде. Катнашкан барлык мөселман кардәшләребезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, ди чараны оештыручылар.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан ашы