Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Раиф мәчетендә ифтар мәҗлесе иң беренче кемнәр өчен уздырылган?

Балтач бистəсендə беренчелəрдəн булып Раиф мəчетендә ир-атлар өчен сыйлы ифтар табыны корылды.

Мәчеттә гыйлем алучы шәкертләр дә, мәчет аксакаллары да, мөселман гаиләләре дә Аллаһ йортларында ифтар мәҗлесләре уздырырга бик теләп алына. Бистәнең Раиф мәчетендә тәүге ифтар мәҗлесе ир-атлар өчен уздырылды, 130 кешегə өстəллəр əзерлəнде. Илшат хəзрəт үзенең үзенчəлекле вəгазьлəрен сөйлəде, Ильяс хəзрəт коръəн укып, ифтарны башлап жибəрде.

Тагын шунысы да игътибарга лаек, биредә менә берничә ел рәттән тәравих намазларында тулы Коръән чыгалар. “Адәм баласының һәр изге гамәле өчен әҗер-савап арттырылып бирелә. Бер яхшы гамәлгә әҗер-савап уннан алып җиде йөзгә хәтле арттырыла. Кем дә кем ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучының әҗер-савабыннан киметелмичә әҗер-савап булачак", ди дин әһелләре.

Соңгы елларда ислам диненә тартылучылар, шәригать кушканча яшәүчеләр саны арта бара. Ураза тотучылар сафы да арта. Мәчет диварлары артында мөселман кардәшләр җыйналышып авыз ачкан, җәмәгать белән ахшам, ястү, тәравих намазлары укып, Изге Коръән аятьләрен тыңлап, догалар кылып, гыйлемле имамнарның вәгазьләре белән вәгазьләнеп уздырган бәрәкәтле, хәерле, саваплы кичләрнең артуы да бик сөенечле күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар